"Татарстанда язгы чәчү эшләренә әзерлек билгеләнгән режимда бара", - дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Ул үз чыгышында агымдагы елда агросәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2013 нче елда ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме лимиты 6,4 млрд. сум була. "Алардан 3,4 млрд. сумын Татарстан инде алды, һәм тапшырылган документлар буенча түләүләр башланды", - дип билгеләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
"Игенчелек" блогы буенча федераль бюджеттан 716 млн.сум күләмендә акчалар бүлеп бирелә. Министр ачыклык кертүенчә, Россия Хөкүмәте Рәисенең йөкләмәсе оператив рәвештә чынга ашырылса, республикага икенче тапкыр дәүләт ярдәме килә ала (үсемлек үстерү өлкәсендә).
Терлекчелек өлкәсендә дәүләт ярдәме 780 млн.сум булган.
Республика ярдәме турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов ТР бюджетыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм 5 млрд.сум булганлыгын хәбәр итте.
Шулай ук министр быел кадрларга бюджет ярдәме өлкәсендә билгеле бер үзгәрешләр булуын әйтте. Әлеге юнәлештә 100 млн. сум бүлеп бирү каралган, шул исәптән, 50 млн. - агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләренә грант буларак бирелә (100 мең сумлап 500 грант), икенче 50 млн. сум - авылда төпләнгән яшь белгечләр өчен.
«Татар-информ»