30 мартта Казанның “Казан” Агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Халыкка зур ассортиментта һәм арзан бәядән, авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителде. Ярминкәдә Татарстанның Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Мамадыш һәм Балык-Бистәсе районнарының товар җитештерүчеләре үзләренең продукцияләре белән казанлыларга хезмәт күрсәтте. Шулай ук ярминкәдә Татарстанның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятияләре “Татпотребсоюз”, “Ак-Барс” ХК, “Татплодовощпром”, “ВАМИН-ТАТАРСТАН”, “Сервис-Агро”, “ТК Майский”, “Агро-Инвест”, “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” катнашты.
ТР башкаласына барлыгы 6,1 т яшелчә, 22,6 т ит, 25 т он, 26,5 т шикәр комы, 16,2 т сөт, 84,8 мең данә йомырка һ.б. продукция китерелде.
Гомумән алганда, башкалага 11 млн. сумлык товар китерелде. Аны алып килүдә 190 машина җәлеп ителде.
Әлеге ярминкәләр 27 апрельгә кадәр дәвам ителәчәк.