Ленинград өлкәсе аграрийлары Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

2013 елның 29 марты, җомга

26-28 мартта республикага тәҗрибә уртаклашу максаты белән Ленинград өлкәсе аграрий-галимнәре килде.

Кунаклар җирнең  уңышлылыгын саклау, туфракка акшар кертү һәм урынлы акшарлы ашлама барлыкка китерү белән кызыксынды. Алар “Татагрохим” җәмгыяте белән берлектә Биектау, Арча һәм Балтач районының “Агрохимсервис” предприятияләре белән дә танышты.

Туфракның химик мелиорацияләү эше белән танышканнан соң ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Ильдус Габдрахманов белән очрашу узды.

Делегатлар әлеге очрашу вакытында, Татарстанда туфракны акшарлау эшен югары бәя бирде. “Районнарда белгечләрнең тырыш һәм эш сөючән булуларын күрдек. Очрашу дәверендә шулай ук яхшы материаль база булу, заманча техниканы яңартып тору күзгә ташланды”, - диде кунаклар.

Һәр елны химик мелиорация күләме кимү нәтиҗәсендә әче туфрак арта. Бу үз чиратында Россиядә 20 млн. т уңышны югалту дигән сүз. “Сезнең тәҗрибәгезне алга куеп Ленинград өлкәсе хөкүмәте туфракны акшарлауга финанс күләмен арттырачак. Алга таба да бергә эшләрбез”,- диде делегатлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International