28 март көнне Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов яшь галимнәр белән очрашты.
Беренче карашка әле яңарак институт бусагасын атлап чыккан сыман әлеге яшьләр. Әмма шушы япь-яшь егет-кызларның инде кандидатлык диссертациясе яклап, фән дөньясында үз урыннарын булдыруы, төрле ачышлар ясаулары гаҗәпләндерә.
Гөлназ Маннапова, әле кайчан гына әтисе Сөләйман Маннаповка ияреп, Питрәч районы Шәле авылы кырларында күкрәп үскән арыш-бодайларга сокланып йөргән кыз бала – бүген Татарстан фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы буенча фән кандидаты. Тыйнак кына елмаеп торуына карап, аның көзге бодай селекциясе буенча утыз биш фәнни хезмәт авторы, хуҗалыкларында елдан-ел күбрәк кулланыла торган “Тантана”сортлы көзге бодайны уйлап табучы дигән уйны башка китерүе дә кыен.
– Институтта практиканы профессор Мира Пономарева кулы астында узарга туры килде. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кырда. Авыл кызына тагын ни кирәк? Көзге арышларның үзенчәлекләрен өйрәнүдән башланып киткән эш гомерлек булыр дип уйламаган да идем. Остазым Мира Леонидовна һәр эшемне күреп, үсендереп тормаса, баштанаяк фән дөньясына чума алмаган да булыр идем, – ди Гөлназ.
Селекция өлкәсендә иҗат итүче яшь галим Данил Әсхәдуллин Мәскәү авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты академигы Б.Сандухадзе җитәкчелегендә диссертация якларга өлгергән. Бүген егет – берничә төр яңа сорт авторы. Татарстан хуҗалыкларында ул уйлап тапкан рапсның “Юмарт”, бодайның “Йолдыз” һәм “Иделле” сортларын бик теләп үстерәләр. Данил Фидус улының кырыкка якын фәнни хезмәте дөнья күргән.
Институтның “Яшь галимнәр Советы” рәисе, үсемлекләрне саклау лабораториясе җитәкчесе Айтуган Хаҗиевның исеме авыл хуҗалыгы белгечләренә, хуҗалык җитәкчеләренә дә яхшы таныш бугай. Республикада меңнән артык төр препарат кулланышта. Һәркайсы үзенекен тәкъдим итә. Нәтиҗәдә кайсы хуҗалыкның нинди препарат куллануын ачыклавы кыен. Кайберәүләр, шуннан файдаланып, болганчык суда балык эләктереп калырга тырыша. Бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшлисе бар, ди министр.
Әлеге проблема Айтуган Хаҗиев җитәкләгән үсемлекләрне саклау лабораториясендә эшләүче барлык галимнәрне дә борчый. Озакламый бу юнәлештә махсус үзәк булдырылачак. Кадрларны туплый башладык инде, ди Айтуган Хаҗиев.
Министр белән очрашу яшь галимнәрнең хәтерендә озак сакланыр. Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары яшьләрнең фәнни ачышлары турында гына түгел, торак шартлары, хезмәт хакы, гаилә хәле, көнкүреше турында да кызыксынды. Соңгы елларда бу юнәлештә дә сөенечле яңалыклар шактый. Институт җитәкчелеге министрлык ярдәме белән яшь галимнәрнең хезмәт хакын арттыру, торак проблемасын хәл итү өчен зур тырышлык куя. Социаль ипотека буенча да, торак өчен ташламалы кредитлар мәсьәләсендә дә кирәкле ярдәм күрсәтелә. Иң сөенечлесе – Лаеш районы Олы Кабан авылы белән янәшә җир алып, институтта эшләүчеләр өчен махсус “Галимнәр шәһәрчеге” төзелә башлаган. Бу кадәресе инде – икеләтә шатлык. Беренчедән, торак проблемасы хәл ителсә, икенчедән, шәһәрчекнең институт галимнәре өчен тәҗрибә участогы саналган “Могҗизалар кыры” белән янәшә булуы. Җәй көнендә галимнәр иртә таңнан кичке караңгыга кадәр шунда бит. Меңнәрчә кишәрлектә төрле культураларның яңадан-яңа сортларын булдыру өчен ким дигәндә дистә еллар кирәк шул. Вакытның бер сәгате-минуты кадерле чакта яшәгән урыныңның янәшәдә булуы да бик мөһим.
Игенчелек һәм терлекчелек буенча гына түгел, институтның яшь галимнәре терлекчелек, бигрәк тә терлек азыгы җитештерү буенча да шактый ачышлар ясаган. Аларга карап сокланырлык та шул. Япь-яшь булуларына карамастан, ”фән кандидатлары“ дигән дәрәҗәгә ия булган Валентин Семеновның – көнбагышларга багышланган, Юлиана Юльметьеваның мөгезле эре терлекләргә багышланган фәнни хезмәтләре, Рамил Садриевның корылыклы елларда терлек азыгына кытлык булдырмау турындагы фикерләре, Марат Хөснуллинның кукурузның Татарстан шартларына яраклаштырылган яңа сортлары һәм башка фәнни ачышлар – олы юлның башы гына әле ул. Киләчәктә әлеге егет-кызларның фән дөньясында үз сүзләрен тагын да ышанычлырак итеп әйтәселәренә шик юк.
Камил СӘГЪДӘТШИН