Биектау районының Торнаяз авылында яшәүче Ленар белән Минсинә – икесе дә авыл хуҗалыгы белгечләре. Берсе – ветеринар, икенчесе – зоотехник. Заманында җиң сызганып колхозда эшләгәннәр. Анда бил бөгүнең кызыгы беткәч, үзеңә үзең эшләмәсәң, тормыш алып барып булмый, дигән уй белән икесе дә эштән китә. Һәм ит сату бизнесына керешәләр. Моннан ике ел элек аларга гаилә фермасы төзергә тәкъдим итәләр. Тәвәккәллиләр.
Бүген аларның 230 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуның 92се – савым сыеры. 2014 елга савым сыерын 200гә җиткермәкчеләр. Тик әлегә хәл итәсе проблемалары бар – җирләре юк. Терлек азыгын болынлыклардагы печәнне чабып әзерлиләр
Лизингка трактор алганнар. Шуның ярдәмендә абзардагы тиресне эттереп чыгаралар. Ленар белән Илсур абый аның алдына махсус җайланма эшләп куйганнар. “Үзенеке уңайсызрак иде, без икенче төрле итеп көйләп куйдык”, – ди алар.
Авыл хуҗалыгы белгечләре булгач, Латыйповларга ферма тотуның кыенлыгы юк. Терлек авырса да, күпме ризык ашатылганын да бер карау белән аңлыйлар. Сыер саву залы да башка фермерларныкыннан аерыла. Заманча роботлар бер якта торсын. Сыерлар саву урынына керә, бер җайланманы кул белән тартканнан соң алдына фураж салына, савып, эше беткәч, сыерны ачып чыгаралар. Шунда ук җиленне юар өчен җылы су көйләнгән. “Бөтенесен үзебезгә яраклаштырып эшләдек”, – ди алар.
Башка җирлекләрдән аермалы буларак, Биектауда терлекчелек продукциясен күп җитештерүчеләрне бүләкләгәндә, гаилә фермаларын да читтә калдырмыйлар. Латыйповлар яңарак кына эшли башласалар да, уңышка ирешә башлаганнар, берничә тапкыр әлеге премияне дә алганнар.
Бүген сөтне алыпсатарларга бирсәләр, киләчәктә исә эшкәртеп сатмакчылар. “Ул чакта акчаны кая куеп бетерәсе булыр?” –дип көлә алар. Ярминкәләргә ит сатарга чыгалар икән. Элек-электән сугымчылык белән шөгыльләнгәч, ит сатуның тәртибен беләләр.
Мәктәп-бакчаларны да ит белән алар тәэмин итә. Тиресне исә бушка бирәләр. “Мәктәп безгә яфрак азыгы әзерләргә булыша. Шулай бергә-бергә яшәп ятабыз”, – ди Ленар. Торнаяз авылының юлларын да кыш буе Латыйповлар кардан арындырып торган. Мөмкинлекләре булган саен авылда узган чараларда иганәчелек ярдәме күрсәтеп торалар икән.
“Ватаным Татарстан”