Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Зооиндустриядә ТОП 10 инновацион компания» стартаплар конкурсына гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.
Хайваннар белән эш итү өлкәсендәге Россиядә беренче “Зооиндустриядә ТОП 10 инновацион компания” стартаплар конкурсына 2021 елның июнендә йомгак ясалачак. Анда катнашу өчен инновацион товарлар җитештерә башлаган компанияләр һәм яңа технологияләр, сервислар эшләүчеләр чакырыла.
Конкурс «Росконгресс» фонды тарафыннан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Зообизнес предприятиеләре берлеге, Россия кинология федерациясе, Россия кинология оешмалары берлеге, International Cats Unoin (ICU) Халыкара фелинология системасы ярдәмендә үткәрелә.
Чараның максаты - хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыруга ярдәм итә һәм хайваннарны яклауның Халыкара индексында Россия позициясен ныгыту өчен алшартлар тудыра торган инструментларны ачыклау. Жюри әгъзаларына туклану, сәламәтлек саклау, йорт хайваннарын карау, шулай ук бу өлкәдә персоналаштырылган санлы хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле һәм перспективалы инновацион проектларны билгеләргә туры киләчәк.
Конкурс 6 номинациядә узачак:«Цифрлы сервислар», «Туклану продуктлары һәм өстәмәләр», «Кием-салым, аксессуарлар һәм күңел ачу», «Ветеринария препаратлары һәм технологияләр», «Карау һәм гигиена», «Идентификация һәм куркынычсызлык». Анда йорт хайваннарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инновацион проектлар, шулай ук зооиндустрия өчен технологияләр һәм продуктлар эшләүче юридик затлар катнаша ала.
Финалистлар үз проектларын экспертлар һәм инвесторлар берлегенә тәкъдим итү мөмкинлеге алачак. Бу компанияләргә бизнесларын киңәйтергә, Россия һәм чит ил базарларына чыгарга шулай ук яңа инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
2021 елның мартына кадәр www.pet-tech.ru сайтында гариза бирергә һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.