21-23 мартта Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан 1 урынны алды. “Иң яхшы милли ашлар һәм традицияләрне саклау” номинациясендә республикага тиңнәр булмады.
Исегезгә төшерәбез, “Агрорусь-төбәкләр” беренче Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе беренче Бөтенроссия авыл кооперативлары съезды кысаларында узды.
Күргәзмәдә Татарстан, Мордовия, Башкортстан, Чувашия, Ростов, Ленинград, Ульяновски, Пенза, Липецки һәм Смоленски өлкәләре бай экспозицияләр тәкъдим итте. Милли ашлар конкурсы кергән аш-сулар фестивале, шулай ук “Маэстро” мастер-классы күргәзмәдә катнашучыларда кызыксыну уятты.