Орлык технологиясе буенча эшкәрткәндә, аны балавыз өлгерү фазасына җиткереп, 25-35% коры матдә белән, чәкәннәре 30% ким булмаганда, силоска җыярга мөмкин. Бу энергетик туендырылган азык белән тэәмин итәргә мөмкинлек бирә. Уңыш җыюны август аенда башкарганда, дымлылыгы 25% булган орлык алып була. Түбән дымлылыкта әлеге гибридны эшкәртүгә киткән минималь чыгымнар, экономик яктан, үзен тулысынча аклый.
Әлеге гибрид орлыкның төп сыйфаты - ул стрессларга тотрыклылыклы булуы. Хәтта коры климатта да, әлеге культураның уңышлы булуы көтелә.