Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 апрельгә кадәр дәвам итә

2013 елның 29 марты, җомга

2013 елның 30 март көнне “Казан” агропромпаркында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.

Бу шимбәдә шәһәр халкына киң ассортиментта подукцияне Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш, Балык-Бистәсе районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итә. Шулай ук ярминкәдә “ВАМИН- Татарстан”, “Сервис-Агро”, Татпотребсоюз, «Ак-Барс» ХК, «Татплодоовощпром», «ТК «Майский», «АгроИнвест», «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» һ.б. катнаша.

Бу көнне сатуга 22,6 т ит, 32,4 т яшелчә, 16,2 т дан артык сөт, 84,8 мең данә тавык йомыркасы, 25,2 т он, 26,5 т шикәр комы чыгарылачак. Моннан тыш бал, сыер мае, сыр, кондитер эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин.

Бу көнне ит-сөт продуктларын, бал, төрле яшелчә һәм кондитер эшләнмәләре кебек авыл хуҗалыгы товарларын арзан бәядән сатып алырга мөмкин  булачак.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәсе 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, башкалага 10,66 млн. сумлык товар китереләчәк. Аны алып килудә 163 машина җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International