“Хәзер Әтнә районының Күлле Киме, Ары фермаларында үгез бөтенләйдә юк”, – ди “Дусым” хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Гәрәев.
Бу уңайдан хуҗалык технологы Илнур Хөсәеновны телгә алды.
– 2012 елны һәр 100 сыердан 94 бозау алды ул, ягъни, хезмәт күрсәткече 94 % тәшкил итте, – ди җитәкче.
Районның алдынгы ясалма орлыкландыручысы буларак, Илнур Хөсәенов турында газета битләрендә бер генә язылмады. Күлле Кимедә хәзер таналар да ясалма ысул белән орлыкландырыла.
– Шулай да төп казанышыбыз – терлекнең буазлыгын 1 ай узу белән билгеләүдә. Чөнки хәзер безнең УЗИ бар, июнь аенда ук алып кайткан идек, – ди технолог куанып.
Бу өлкәдә барлык эшләнгән эшен аерым папкага туплап бара ул. 2012 ел уңышлары белән таныштырып та узды.
– Эш нәрсәдән гыйбарәтме? Һәрвакыт сыерлар янында булырга кирәк. Теләккә килүне бер тапкыр карап кына билгеләп булмый, – дип саный.
Әйтүенчә, иртәнге 5тә үк фермага килеп, сыерларны бер кат күздән кичерә. Соңрак терлекләр кардага чыккач та күзәтә.
– Андый сыерларны ачыклауга ук, шушы папкага язып куям, – ди.
Көндез кардага “раздой” сыерлары чыга, аларны да 2 тапкыр: кергәндә дә, чыкканда да тикшерә.
– Бәлки игътибар итмәүчеләр дә бардыр, салкын вакытта сыерның халәтен торакта да билгеләп була: теләккә килгән сыер ятмый, – ди.
14 ел эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәсе ул аның. Соңрак махсус әдәбияттан да укып, нәкъ шулай булуына тагын бер инанган.
– Күп очракта игътибар җитеп бетми, әмма факт – вакытында капланмауның сәбәпләре күп, шуларның берсе, безнең җирлектә күзгә аеруча нык чалынганы – тояк авыруы. Фермада эшләүче һәркем, белгечләр генә димим, моңа аеруча игътибар итәргә тиешләр, – дип саный.
Хезмәт нәтиҗәләрен саннарда чагылдыру һәм аларны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырып бирү дөресрәк булыр. 2012 елны биредә 354 сыер һәм тананың 334е бозаулаган, әйткәнемчә, 94 % тәшкил итә. 2012 елның I кварталында 91 сыер һәм тана бозаулаган. Ә быел 22 мартка 152 бозау алганнар. Квартал ахырына кадәр тагын 10 бозау өстәлер дип торалар. Дөрес, биредә терлекләрнең баш саны да артты. Моңа карамастан, Күлле Киме фермасы технологы быел да яхшы нәтиҗәгә өметләнә. Күбрәк терлектән алган югары күрсәткеч тагын да куанычлырак булачак дип саный.