2013елның 26 мартында Әтнә районының “Шахтер” һәм СХПК “Таң” базасында район муниципаль башлыклары сөт җитештерүдәге тәҗрибә белән таныштылар. Очрашу ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.
Кунаклар иң беренче “Шахтер” фермасында булдылар (җитәкчесе Әнәс Хәкимов). Алар сыер саву өчен махсуз җиһазландырылган зал белән танышты. Шулай ук, тудыру бүлеге дә җитәкчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Чөнки әлеге бүлек азык кертү бүлеге белән җиһазландырылган. Биредә сыерларны ясалма орлыкландыру да каралган. Узган елда шул рәвешчә 1208 бозау туган.
Биредә бозауларны красноярск методы белән үстерәләр. Җитәкче сүзләренә караганда әлеге ысул сәламәт бозаулар үстерүгә ярдәм итә икән. Алар 1 ел дәвамында бер үк бүлектә торалар. Әлеге эш бөтен санитар таләпләргә туры китереп башкарыла.
Эре мөгезле терлек саны әлеге фермада ике мең ярымннан да артып китә. Һәр сыер башыннан якынча 25,3 кг сөт алына. Майлылык – 4,1%, аксым – 3,5% тәшкил итә. Һәр тәүлек саен әлеге хуҗалык “Эдельвейс” Казан сөт комбинатына 17 т дан күбрәк югары сыйфатлы сөт тапшырып бара.
Марат Әхметов сүзләренә караганда “Шахтер” предприятиясе югары культуралы ферма үрнәге булып тора, моның шулай булуына һәр участок та инанасың.
Хуҗалык җитәкчесе кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Шулай ук кунаклар СХПК “Таң” (җитәкчесе Алмаз Сибгатуллин) сөт фермасында да булдылар. Әлеге хуҗалык Әтнә районында алга киткән, киләчәккә зур адымнар белән баручылар рәтендә. Кооперативных төп эшчәнлеге булып ит һәм сөт җитештерү тора. Биредә 3183 эре мөгезле терлек бар. Бер тәүлеккә савылган сөт якынча 16,8 т тәшкил итә, 1 сыер башына 21,1 кг сөт туры килә.
Шунысын да әйтергә кирәк Әтнә районы республика күләмендә сөт буенча иң югары күрсәткечләр белән сөендерә. Мәсәлән, бүген район тәүлегенә 122,4 т сөт җитешетерәләр, 1 сыердан 20,4 кг сөт савалар.
Очрашу барышында Марат Әхмәтов: “Гомумән Әтнә районы авыл хуҗалыгы буенча югары күрсәткечле районнарның берсе. Биредә һәр өлкәдә, һәр бүлектә эш яхшы оештырылган. Җитәкчедән башлап – гади бозау каручыга, сыер савучыга кадәр намус һәм зур тырышлык белән эшләрен башкара”,- диде.