Марат Җәббаров “Теләкләр чыршысы” ихтыярый Яңа ел акциясендә катнашты

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» ихтыярый Яңа ел акциясендә катнашты.

«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында Марат Җәббаров чыршыга эленгән открыткаларның берсен алды, аны 10 яшьлек Оливия язган була, аның теләге – рульле, тормозлы кар чанасына (снегокатка) ия булу.

Открыткага үз теләген язган баланың хыялы 21 декабрьдә тормышка ашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов балага хыялдагы бүләкне һәм татлы ризыклар тапшырды.

Ихтыярый акция Татарстанда Яңа елга кадәр барачак. Анда шулай ук онлайн да – елкажеланий.рф проекты сайты аша катнашырга һәм кемнедер бәхетлерәк итәргә мөмкин.

Акцияне Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады инде.

Яшерен теләкләр 2020 елның 16 ноябреннән 15 декабренә кадәр елкажеланий.рф проекты сайтында җыелган иде.

Гаризаларны каты авыручы балалар һәм өлкән кешеләр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге балалар калдыра ала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International