Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатып алучыларны бәйрәм табынына натураль продуктлар һәм Яңа ел алды концерт программасы белән каршы алдылар

2020 елның 19 декабре, шимбә

Бүген Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.

Сәүдә иртә таңнан ук башланды, ә иртәнге сәгать 6да сатып алучылар сумкаларын һәм арбаларын шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр һ.б. товарлар белән тутырганнар иде инде. Фермерлар да үзләре үстергән, җитештергән продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. Ә концерт программасы якынлашып килүче бәйрәм атмосферасын тудырды, пенсионерларны кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Сатып алучылар, ярминкәләр җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясе сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән бергә чын бәйрәм ул, дип билгеләп үттеләр.

Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре тикшереп чыктылар.

Тагын нинди продукция кирәклеге турында шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар, моның өчен махсус әрҗәләр каралган яки «Кайнар линия»гә шалтыратып әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Кайнар линия» телефоны:8-800-444-16-70 буенча шулай ук ярминкәләр үткәрү адресларын, продукция ассортиментын ачыкларга, үз теләкләреңне һәм искәрмәләреңне калдырырга мөмкин.

Ярминкәләр оештыру зур хезмәт таләп итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларны үткәрүгә зур җаваплылык белән карыйлар һәм мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру алга таба да дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә киләсе якшәмбедә, 27 декабрьдә, көтеп калабыз. Быелгы ярминкәләр шуның белән төгәлләнәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International