14 декабрьдә техниканы ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Шуларның беренчесе Лениногорск районында Татарстанның тугыз районыннан авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, баш инженерлар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов үткәрде. Пленар өлештә барлык районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механикалаштыру буенча консультантларына сүз бирелде. Аларның һәркайсы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләде.
Чыгышларга йомгак ясап, Илнар Габбасов районнарга авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча эшне көчәйтергә, завод дилерларының сезонлы ташламаларыннан файдаланып калырга тәкъдим итте.«Росагролизинг» АҖенең «Алдан броньлау» программасы старт алды. Программа шартлары нигезендә, авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүчеләр техниканы 2020 ел бәяләреннән 2021 елның 1 сентябренә кадәр кичектереп түләү белән алырга тәкъдим итәләр.
Семинарның практик өлеше «Сатурн-Урал» ҖЧҖенең машина-трактор паркында узды. Хуҗалыкның башкарма директоры Зөлфәт Төхвәтуллин кунакларга авыл хуҗалыгы техникасы паркын, ремонт остаханәсен һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктын күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу хуҗалыкта машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы нигезендә остаханә ремонтланган.