Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПКдагы вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында катнашты

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

17 ноябрьдә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, федераль ведомстволар, АПК идарәсенең төбәк органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Чарада билгеләп үтелгәнчә, эчке азык-төлек базарындагы вәзгыять тотрыклы. “Булган җитештерү күләмнәре һәм запаслары ил халкын төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу, әлбәттә, күрелгән чараларның, шул исәптән агросәнәгать комплексы оешмаларында даими мониторинг оештыру һәм профилактик чаралар комплексын үткәрүнең нәтиҗәлелегенә бәйле. Шулай эшләү җитештерү-сату чылбырының өзелмәвенә, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек җитештерүендә булган үсеш темпларын саклап калырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде Дмитрий Патрушев.

Министр сүзләренә караганда, эчке базарның тотрыклы булуына карамастан, төбәкләрдә бу мәсьәләләр даими контрольдә булырга тиеш. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы пандемия шартларында АПКның өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча Россия Федерациясе субъектлары белән актив эш алып бара. Күрелә торган төп чаралар арасында - кадрлар резервын булдыру, җитештерүләрдә профилактика чараларын көчәйтү, катнаш тармакларның эшләвен контрольдә тоту һ.б.

Татарстан Республикасының азык-төлек базарындагы вәзгыять чагыштырмача тотрыклы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр мониторингын дәвам итә. Бу максатлар өчен республикада бәяләрне контрольдә тоту буенча Оператив штаб булдырылды, ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләреннән тора.

 Хәзерге вакытта республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү оешмалары штат режимында эшли, продукция кытлыгы күзәтелми. Шулай ук Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, андагы продукция халыкка күпләп сату бәяләре буенча диярлек сатыла, мәсәлән, ярминкәләрдә шикәр комының килограммы 40 сум тора.

 Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук дәүләт ярдәмен кулланучыларга вакытында җиткерү, шул исәптән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында акчаларны тоту мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышның төп темаларының берсе - сезонлы кыр эшләрен башкаруның барышы турында булды. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, 2020 елгы урып-җыю кампаниясе тәмамланды диярлек. Көзге чәчү 19 млн. гектардан артык мәйданда башкарылган, агымдагы елда бөртеклеләрдән хәзерге тарихта беренче тапкыр иң зур күләмдә уңыш алу планлаштырыла, күп культуралар буенча уңыш күләмнәре узган ел дәрәҗәсендә яки аннан югарырак булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International