Россиядә гөмбәләргә авыл хуҗалыгы продукциясе статусы бирелде

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте гөмбәләрне авыл хуҗалыгы продукциясенә кертте.

Тиешле карар 2020 елның 11 ноябрендә имзаланды. Документның максаты - үзебезнең предприятиеләр тарафыннан культивацияләнә торган гөмбәләр җитештерүне тизләтелгән рәвештә арттыру, шулай ук гөмбәләр һәм трюфельләрне, гөмбәләр мицелияләрен дә кертеп, салым салганда авыл хуҗалыгы продукциясенә кертүгә комачаулый торган нигезләрне бетерү. Нәтиҗәдә, гөмбәчелек тармагы конкурентлыкка сәләтле юнәлеш булыр дип көтелә, шул исәптән җитештерүнең үзкыйммәтен киметү һәм җитештерүнең рентабельлеген арттыру нәтиҗәсендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстанда гөмбә үстерү белән Аксубай районыннан Анатолий Самаренкин шөгыльләнә. Татарстан фермерының гөмбә цехында тәүлегенә 800 килограмм вешенка алалар, ә айга уңыш 10 тоннага җитә.

 2019 елда Россия Федерациясендә рекордлы күләмдә гөмбәләр үстерелде — 48 мең тонна, бу 2018 елдагыдан (25,5 мең тонна) 1,9 тапкыр артыграк. Соңгы 5 елда әлеге күрсәткеч 5,5 тапкырга артты - 2015 елда 8,7 мең тонна булган иде. Хәзерге вакытта илдә эшләп килүче гөмбәчелек предприятиеләренең гомуми куәте 68 мең тоннадан артып китә. Гөмбә җитештерү буенча лидер төбәкләр арасында Курск, Мәскәү, Тула өлкәләре һәм Краснодар крае бар.

Гөмбә җитештерү комплекслары төзүгә ташламалы инвестиция кредитлары рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары илебездә гөмбә җитештерүне берничә тапкыр арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International