Тәҗрибә уртаклашу һәм стажировка: Татарстан аграрийларын бушлай вебинарга чакыралар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 16 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында төбәкара стажировкалар системасына һәм кооператив идарәчеләре өчен тәҗрибә алмашуга багышланган видеоконференция узачак.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясаячак. Ул кооператив идарәчеләре алдында торган төп бурычлар турында сөйлиячәк. Курсның спикеры - авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү буенча эксперт Ренат Мамаев.

Чара барышында шулай ук Германия (Лейпциг шәһәре) экспертларын тоташтыру планлаштырылган, аларга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

 Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

 • Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

• Электрон почта - school@agropoliya.ru.

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

@agro__online аккаунтына язылыгыз һәм уку өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International