Авылда ничек уңышлы бизнес төзергә: Татарстанда яшь фермер мәктәбе старт ала

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда үз бизнесын башларга теләүчеләрне, яшь фермерларны, шулай ук бер елдан да кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын Яшь фермер мәктәбендә катнашырга чакыра. Мәктәпне тәмамлагач, катнашучылар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар.

«Яшь фермер мәктәбе» курсы 2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Агрополия» мәгариф платформасы базасында узачак.

 Мәктәпнең беренче өч көне мөстәкыйль укуга исәпләнгән, анда катнашучылар кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантлар турында һәм аларда ничек уңышлы катнашу, документлар алып бару һәм КФХларга салым салу мәсьәләләрен караячаклар.

Алган белемнәрне ныгыту өчен эш алып баручы фермерлар мисалында Мәктәп өчен уңышлы хуҗалыклар буенча махсус онлайн экскурсияләр дә әзерләнгән.

 26 һәм 27 ноябрьдә вебинарларда яшь фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны экспертларга бирә һәм бизнес-планнар язу турында беренче авыздан җаваплар ишетә алалар. Маркетплейслар һәм фермер кибетләре вәкилләре белән Стратегик сессия мөһим этап булачак, алар авыл продуктлары маркетинг плейсының ничек оештырылуы турында сөйлиячәкләр.

Яшь фермер мәктәбендә катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр сайтта электрон гариза тутырырга кирәк: https://school.agropoliya.ru/fermer.

 Чараны оештыручылар: «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО (РИО),  "Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге" акционерлык җәмгыяте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International