Татарстан аграрийларының биржа сатулары механизмы аша минераль ашламалар сатып алу мөмкинлеге бар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биржа сатулары механизмы аша минераль ашламалар сатып алу мөмкинлеге булу турында хәбәр итә. Бүгенге көндә эре минераль ашламалар җитештерүчеләр биржа сәүдәләрендә үз продукцияләрен саталар, болар: «ФосАгро» Төркеме («Апатит» АҖ, «ФосАгро-Регион» ҖЧҖ), «МХК «ЕвроХим» ҖЧҖ («ЕвроХим Трейдинг Рус» ҖЧҖ), «ОХК «УРАЛХИМ» АҖ («УРАЛХИМ» ТД ҖЧҖ), «Акрон» төркеме («Акрон» ГАҖ, «Дорогобуж» ГАҖ, «Агронова» АҖ), «КуйбышевАзот» ГАҖ, «Тольяттиазот» ГАҖ, КАО «Азот», «Газпром нефтехим Салават» ҖЧҖ.

 Бүгенге көндә биржа сәүдәсендә минераль ашламаларның барлык төп төрләре сатуга куелган: аммофос һәм сульфоаммофос, Б маркалы аммиак селитрасы, Б маркалы карбамид, 15:15:15, 10:26:26 катнашмалы азот-фосфор-калийлы ашламалар.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә СПбМТсБда «Минераль чимал һәм химия продукциясе» секциясендә сатуны оештыру проекты старт алган алган иде. 2018 елда минераль ашламаларны биржада сатуның пилот проекты гамәлгә ашырылды. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, Биржа комитеты кысаларында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте (ФАС) тарафыннан минераль ашламалар буенча сәүдәне алга таба үстерү, Биржада сату өчен товарлар линейкасын киңәйтү турында карар кабул ителде.

 Биржа сәүдәләрен үстерү Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 27 декабрендәге 618 номерлы Указы белән расланган Конкуренцияне үстерү илкүләм планында куелган максатлар һәм бурычлар нигезендә гамәлгә ашырыла.

2020 елның  февралендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте һәм Россия сәнәгать-сәүдә министрлыгының уртак Боерыгы үз көченә керде, ул «Конкуренцияне яклау турында» 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы нигезендә эре компанияләр өчен минераль ашламаларны Биржа аша сатуының минималь күләмен билгели, ул, сезонлы эшләрне исәпкә алып, эчке базарга айлап җибәрү күләменнән 10% дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Товарлары сатыла торган җитештерүчеләр базалары булган төбәкләр саны арта - 2020 елда беренче тапкыр Татарстан Республикасында урнашкан җитештерүчеләр базасыннан минераль ашламалар сатылды.

Биржада бүгенге көнгә Россия Федерациясенең 32 субъектында урнашкан 100дән артык базис теркәлгән.

Биржа сәүдәсенең өстенлекләренә түбәндәгеләр керә: катнашучыларның биржа сәүдәсеннән тигез файдалана алуы, базар бәяләре барлыкка килү, товарның тиз сатылуы һәм даими булып торуы, шартнамәләр төзү һәм үтәүнең стандарт һәм үтә күренмәле шартлары, биржа шартнамәсе буенча йөкләмәләрне үтәү гарантиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International