Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре” («Вкусы России») конкурсына Әгерҗе лимонадын тәкъдим итте

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Өлкән буын кешеләре чын лимонад тәмен әле онытмаганнардыр. Совет чоры балалары өчен сироп кушылган бу газлы су җирле кулинариядә пешерелә торган кремлы пирожный-трубочкалар кебек үк чын мәгънәсендә бик татлы әйбер иде.

 Әгерҗе районы «Икмәк-азык-төлек комбинаты» кулланучылар җәмгыятенең алкогольсез эчемлекләр җитештерү цехында нәкъ менә шундый лимонад җитештерелә. Сер түгел, табыш артыннан куып, хәзерге күп кенә җитештерүчеләр сыйфатлы натураль ингредиентларны иң арзанлы ароматизаторларга һәм өстәмәләргә алыштыралар. Шулай әзерләнгән лимонадны эчкәннән соң авызда химия тәме кала. Әгерҗелеләр бу юлдан китмичә, җитештерелә торган продукциянең сыйфатына һәм табигый тәменә басым ясарга булдылар. Продукция районда гына түгел, аннан читтә дә популярлык казанды. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Әгерҗе лимонадын «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте.

2019 елдан «Икмәк-азык-төлек комбинаты» ҖБ уртача газлы алкогольсез эчемлекләр линейкасын чыгаруны арттырган. Заман белән бергә бару өчен нәкъ менә бренд продукциясен чыгару ихтыяҗы барлыкка килде. Җитештерү киңәшмәсендә “Әгерҗе лимонады” исеме астында төбәк брендын куллану турында карар кабул ителгән.

 Әгерҗе суы шәһәрнең аскы өлешендә җирле артезиан чыганакларыннан алына, махсус җайланмаларда күмер фильтрлары аша чистартыла, ультрашәмәхә белән баетыла. Тест сынаулары узган, лицензия һәм сертификация документлары рәсмиләштерелгән. Продукт җирле базарда сыйфат буенча да, бәясе буенча да конкурентлыкка сәләтле.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

 Белешмә өчен:

Әгерҗе район кулланучылар берлеге 1930 елда оеша. 1949 елда Әгерҗе шәһәренең Луговая (Болынлык) урамында икмәк пешерү пекарня төзелә.. 1956 елда Ленин урамында ике ФТЛ-2 мичле яңа икмәк заводы бинасы төзелә, анда икмәк-күмәч эшләнмәләре кулдан эшләнә. Икмәк пешерүчеләр мәктәбе оештырыла, анда бөтен Татарстаннан яшь белгечләр укыган. 1976 елда икмәк-азык-төлек комбинаты бинасы файдалануга тапшырыла, анда вак сушкилар, тозлы балык һәм пешерелмәгән килеш ысланган балыклар, алкогольсез эчемлекләр эшләп чыгара башлыйлар. Алкогольсез эчемлекләр һәм балык тозлау цехлары реконструкцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International