Лениногорск районыннан фермер: пандемия чорында кымызга ихтыяҗ өч мәртәбәгә артты

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүчеләр бар. Шундыйларның берсе – Лениногорск районыннан шәхси эшкуар, аның эше бизнес кына түгел, ә бөтен тормыш эше – ул татар атларын торгызу белән шөгыльләнә.

2015 елның декабрендә Фәрит Нәбиуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып алган. Хәзер аның хуҗалыгында 362 ат бар (шулардан 236сы - татар токымлы), шул исәптән 130 баш бия. Фәрит Нәбиуллин үз хуҗалыгында атлар гына үрчетми, ә кымыз әзерләү белән дә шөгыльләнә.

Кымыз - ул әче сөт эчемлеге һәм бия сөтеннән әзерләнә. Беренче тапкыр аны күчмә халыклар ясарга өйрәнгәннәр, ә аны әзерләү рецептын алар күп гасырлар сер итеп саклаганнар.

– Кешеләргә файдалы булсын өчен мин кымызны чын бия сөтеннән ясыйм. Кымызны Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән күп авырулардан, шул исәптән онкология авыруларыннан дәвалану өчен дә сатып алалар. Бу эчемлекне алу өчен хәтта Краснодар краеннан кадәр килгәннәр. Быел коронавирус пандемиясе вакытында кымызга ихтыяҗ өч мәртәбәгә артты, - ди фермер. 

 

 Бер савымда бия 1,5-2 литр сөт бирә. Бер көн эчендә берничә аттан 25 – 50 литр чыга. Сөтнең майлылыгы - 1%, җәен - нибары 0,5%. Сыер сөте казеин аксымына бай булса, бия сөтендә альбумин аксымы бар.

«Быел без өч тапкыр күбрәк продукция саттык. Кымыз сезоны төгәлләнде, әмма безгә әлегә кадәр шалтыратып сорыйлар. Кымызның коронавирус һәм үпкә авыруларын дәвалауда  файдасы барлыгы турында ишеттек, диләр. Һәм ул, чыннан да, булыша. Бия сөтендә кешенең иммун системасын ныгыта торган альбумин бар. Бия сөте һәм кымыз иммунитет өчен файдалы, ул үпкәләрне чистарта. Аның составындагы файдалы матдәләр коронавируска, туберкулезга һәм авыру кузгата торган бактерияләргә каршы көрәшә», — дип сөйли фермер.

 Кымыз 20 литрлы махсус савытта әзерләнә һәм ул «пахталка» дип атала. Фәрит Нәбиуллинның 50, 80 литр сыйдырышлы пахталкалары бар. Аны үз эшен оста башкаруы кәсепче пихтадан ясаган

Кымыз 26-28 градус бүлмә температурасында  эшләнә. Башта тахталкага 28 градуска кадәр җылытылган 3 литр кымыз  салына.   Бу - оеткы  өчен.      Аннары оеткыга, берничә  кат марля  аша  үткәреп, әкренләп  бия  сөте агызалар.    Савытның өчтән бер өлеше буш калырга тиеш. Махсус җайланма белән сөтне  болгата  башлыйлар, 20-30 минут эчендә ул  күбекләнергә һәм  өскә күтәрелергә тиеш. 

Фәрит Нәбиуллин билгеләп үткәнчә, кымызның сыйфаты өч факторга  бәйле: нинди оеткы  салынган, бияне  нәрсә  белән тукландырганнар  һәм кымыз җитештерүченең кулыннан  тора. 

Кымызны күбекләнгәнче болгаткач, аны чиста   материал белән каплап,  кояш  нурлары  төшми торган   җылы урынга куялар.  

Гадәттә, бияне 19.00 сәгать савалар, 20.00 – 21.00 сәгатьтә сөтне җылы  урынга  куялар. Иртәнге сәгать 4кә файдалы  эчемлек  әзер  була.   Кымызны иртәнге савымнан да ясарга була.

 Башта кымызны  пахталкадан эмаль савытка  бушаталар.  Аннан пластик шешәләргә агызалар. Фермер бер литр кымызны 200 сумнан сата.

Фәрит Нәбиуллин сүзләренә караганда, Әлмәт табиблары һәм шәфкать туташлары көн саен кымыз сатып алганнар. «Кымыз чирләрдән саклануга  өмет бирә, диләр  алар. Кыргыз һәм Казахстан галимнәре шулай ук кымызның файдасы турында даими сөйләп торалар", - ди ул.

Фәрит Нәбиуллин көн саен ярты литр шифалы кымыз  эчәргә киңәш итә. Шулай ук фермер кымызның кәефне күтәрергә сәләтле һәм  ашказаны өчен файдалы булуын да  ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International