2013 елның 15-20 апрелендә ТР районнарында терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәләр узачак.
Әлеге чарада район муниципалетлары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция тармагы инспекторлары, терлекчелек тармагы белгечләре, ветеринарлар һ.б. катнашачак.
Очрашу барышында белгечләр 2012-2013 еллар аралыгында терлекләрнең кышлату сезонына нәтиҗә ясаячак. Шулай ук югары сыйфатлы, каты һәм сусыл азык әзерләү, терлекләрнең баш санын арттыру кебек сорауларга да тукталачаклар.
Семинар-киңәшмә республиканың Актаныш, Лениногорск, Аксубай, Буа, Арча һәм Кукмара районнарында булыр дип көтелә.