Бүген ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нурутдинов авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле елларда тырыш хезмәт куйган ветеран хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Минсагир Нурутдинов аларга тырыш хезмәтләре өчен һәм эшләрен намус белән башкарганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Әлеге бәйрәм барыбызга да күтәренке кәеф, рух өсти. Хәтта күз алдына да китерергә авыр, гаиләбездә, җәмгыятебездә хатын-кызларыбыз булмаса без нишләр идек? Гаиләбезнең җылысын, нурын саклаучы бит алар. Сез киләчәккә өмет, ышаныч уятучылар", -диде ул гүзәл ханымнар турында. Аларга саулык-сәламәтлек, озын, бәхетле тормыш теләде.
Шулай ук бәйрәмгә килгән ветеран хатын-кызларны Татарстан Республикасы профсоюз эшчеләре комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина да тәбрикләде.
Котлау чарасыннан соң, килгән кунакларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.