ТРда технологик процесларны яхшырту һәм биологик чиста продукция җитештерү буенча зона семинарлары узачак

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

2013 нче елның 11-15 нче мартында ТРның Алабуга, Әлмәт, Чистай һәм Тәтеш районнарында “Сөт җитештерү фермаларында технологик процесларны яхшырту һәм биологик чиста продукция җитештерү” дигән темага зона семинарлары үтәчәк.

Чарага ветеринар лаборатория белгечләре һәм районнардагы хуҗалык зооветеринар белгечләре чакырылган.

Пленар өлештә белгечләр терлекчелекне нәтиҗәле алып бару, ясалма орлыкландыру, авыру терлекләрне дәвалау һ.б. мәсьәләләргә тукталачак.

Практик өлеш барышында терлекчеләр тудыру бүлеге эшчәнлеге, дифферинциаль тукландыруда сыерларны тәрбияләү һ.б. технологияләр белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International