ТИПКА базасында ТР АПК икътисадчыларының укулары узачак

2013 елның 6 марты, чәршәмбе
2013 елның 11-15 март көннәрендә Татарстан агробизнес кадрларын әзерләү институты базасында “АПКның икътисадый яктан хуҗалык эшчәнлеген камилләштерү юллары” дигән тема буенча икътисад белгечләре өчен курслар оештырылачак.

5 көн дәвамында белгечләр җитештерүдәге яңалыкларны, үсеш һәм үзгәрешләрне, игенчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә, шулай ук электрон документлар әйләнешенә дә  басым ясаячаклар.

Уку дәвамында авыл хуҗалыгындагы җир участоклары  һәм җир әйләнеше турындагы сораулар да читтә калмаячак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International