Авылда крестьян-фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларның артуы белән бергә авыл җирлеге тормышының икътисадый шартлары да яхшыра. Моннан тыш, кече эшмәкәрлекнең бер төре булган бу предприятиеләр авыл халкын эш белән дә тәэмин итә.
Бүгенге көндә Татарстан республикасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә теләгән эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа бар.
Алабуга районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә кырыкка якын кече предприятие һәм 223 шәхси эшмәкәр эшли. Гаилә фермалары 28гә якын булса да, әлегә шуларның 15е генә Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гаилә фермасы дип кабул ителгән. Фермерлар мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм сарыклар үрчетүдән тыш, умартачылык, куян үрчетү, балык һәм нәселле чабышкы атлары үстерү белән дә шөгыльләнә.
Узган елда “Гаилә фермалары” программасы буенча 3 крестьян-фермер хуҗалыгы 1 миллион сумлык, тагын 1 хуҗалык “Яшь фермер” программасы буенча 720 мең сумлык ярдәм алуга ирешкән. Өч эшмәкәр “Лизинг-грант” программасында катнашып, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 1 миллион сум алды. 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе “50гә 50” һәм “Агроидея” программалары ярдәмендә техника һәм махсус җиһаз алуга 20 миллион сум акча алды.
Муниципалитет та крестьян (фермер) хуҗалыкларына зур булышлык күрсәтте: соңгы өч елда фермер хуҗалыкларына 52 җир кишәрлеге бирелде. Бу – тулаем алганда 664,5 гектар җир дигән сүз.
Алабуга нуры