Чара башында Буа муниципаль районы җитәкчесе Рафаэль Әбүзәров 2012нче елда авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышлар, алдагы планнар белән таныштырды. Объектив факторлар һәм авыр климатик шартларны исәпкә алмаганда, 2012нче елда район авыл хуҗалыгы тармагы республика агросәнәгать комплексында иң тотрыклы һәм динамик тармак булып саналган. Район күләмендә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүнең гомуми күләме 3 миллиард 174 миллион сум тәшкил иткән (2011нче елга карата 105 процент). Узган елда игенчеләр тарафыннан 134 мең тонна уңыш җитештерелгән (бер гектрага 28 центнер). Шикәр чөгендере 365 мең тонна үстерелгән (уңыш: 400 центнер/га).
2012 нче ел районда Терлекчелек елы дип игълан ителгән. Ел барышында ай саен 4 номинациядә нәтиҗәләр чыгарылган, җиңүчеләр акчалата бүләкләнгән һәм күчмә кубокка ия булганнар. Практика әлеге чараларның нәтиҗәле булуын күрсәткән. 2012 нче елда 1 миллиард 552 миллион сумлык терлекчелек продуциясе җитештерелгән (2011 нче елга карата 107 процент).
Узган елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 11430 сум тәшкил иткән (2011 нче елга карата 116 процент). Районда шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелә торган субсидияләрне куллану күләме арткан – алынган кредитларның гомуми күләме 846 миллион сум. Актуаль булып, ун һәм уннан артык баш сыер яки башка төр терлек асраучы шәхси хуҗалыкларның санын йөзгә җиткерү мәсьәләсе кала.
Марат Әхмәтов үз чыгышында базар мөнәсәбәтләре, климатик шартлар, БСОга керү ситуациясе авыл хезмәткәрләрен тагын да сакчылрак булырга этәрүен әйтеп узды: «Җитәкчедән алып, гади авыл хуҗалыгы хезмәткәренең һәр эш сәгате, һәр минуты алдан планлаштырылган булырга тиеш. Бары шул очракта гына нәтиҗәлелек турында сөйләргә мөмкин”. Марат Әхмәтов Буа халкының эшли белү сәләтен, икмәккә, шикәр чөгендеренә булган үзенчәлекле традицияләргә, терлекчелек тармагындагы уңай үзгәрешләргә югары бәя бирде. Министр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм үз эшләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерде.
Чараның йомгаклау өлешендә алдынгыларга мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылды.