Кышның үз хокукларыннан баш тартасы килмәсә дә, урамда – яз. Димәк, кыр эшләре башланыр чак та тау артында түгел. Бау районы хуҗалыклары бу чорны ничек көтә?
“Нива” агрофирмасының “Толымбай” бүлекчәсендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында узган киңәшмә нәкъ менә язга әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Аны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең “укытучысы”, киңәшчесе, ярдәмчесе булган, вакытсыз арадан киткән Зәкәрия Усмановны бер минут тынлык белән искә алудан башладылар. Муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров Зәкәрия Абдулла улының терлек азыгы әзерләүгә керткән өлешен, кырчылыкта ирешкәннәрен барлап, барлык җитәкчеләргә, белгечләргә бу юнәлештә эшне аның башлангычында дәвам итәргә кушты. Бүгенге көн бурычының барлык төр техниканы әзерлек сызыгына кую белән беррәттән эшне ике сменада оештыру өчен эшче кадрлар туплаудан һәм һәр культура өчен берничә технология әзерләүдән гыйбарәт булуын да ассызыклады.
“Россельхозүзәк” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Радик Ибәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең орлыкчылык буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов уҗымнарның, чәчүлек материалның торышына тукталдылар. Басулардан алынган монолитлар беренчеләренең, гомумән алганда, әйбәт кышлавын, дым запасы җитәрлек булуын күрсәтә. “Уҗымнарны минераль ашлама белән тукландырырга әзер торырга һәм моңа беренче мөмкинлек белән керешергә кирәк”, - ди Х. Гыйматдинов.
Чәчүлеккә килгәндә, район аның белән 100 процент тәэмин ителгән. Ә алар ГОСТ таләпләренә җавап бирә. “Авангард”та сатуга 1045, “Кыят”та – 960, “Коммуна”да – 900, “Бола”да – 745, “Тинчәле”дә 300 тонна орлык бар. Буа элеваторында 20 мең тонна агуланган бөр-тек саклана. Р. Ибәтуллин чәчүлекне лабораториядә тишелешкә тикшертергә, перспективалы, районлаштырылган сортлар гына чәчәргә, читтән кертелгәнен “иләк аша” үткәрергә кушты.
“Россельхозүзәк”нең үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы белгече Анна Алексеева чәчү-лекне агулауны киңәшләшеп башкарырга чакырды. “Бүген препаратларның бик күп төрләрен тәкъдим итәләр. Алар арасыннан югары нәтиҗә бирүчесен, шул ук вакытта икътисади яктан отышлысын сайлап алырга кирәк”, - ди ул.
Район буенча быел чәчү 60 мең гектарда үткәреләчәк. Аны көненә 7 мең гектарда башкару өчен техник мөмкинлекләр җитәрлек. Техника базасы даими яңартыла, бигрәк тә “Ак Барс” холдинг компаниясенә кергән агрофирмаларда. Җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, бүгенге көнгә тагылма җиһазлар тулысынча, тракторларның 70 проценты әзерлек сызыгына куелган. Былтыр машина-трактор паркын тотуга һәм эксплуатацияләүгә 415 миллион сум тотылды, шул исәптән, дизель ягулыкка – 150 миллион сум. Бу акча төшеменең 30 процентына тиң. Ә быел язгы кыр эшләрен үткәрүгә, 1 гектар чәчүлеккә 22 килограмм исәбеннән 1950 тонна дизель ягулыгы таләп ителә. Р. Юнысов әйтүенчә, хуҗалыклар белгечләренә чыгымнарны киметү һәм кыр эшләрен сыйфатлы һәм үз вакытында башкару өчен агрегатлаштыру, көйләү, техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнергә кирәк. Хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәү, эш урынын аттестацияләү дә шарт. Заманча техника укытылган кадрлар идарә итүне сорый. Хезмәткәрләрнең исәнлеге беренче урында торуын бер генә эш бирүче дә онытырга тиеш түгел.
Киңәшмә үткән “Толымбай” бүлекчәсе язгы кыр эшләренә бүгеннән керешергә әзер, тагылма җиһазлар агрегатлаштырылган, эшче куллар җитәрлек. Баш агроном Иршат Әхмәтҗанов агрофирманың алда торган кампаниядә сынатмаячагына ышандырып, барлык күрсәткечләр белән таныштырды.
"Байрак"