2013 нче елның 5 мартында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә 2013нче елның ике аена терлекчелек тармагы нәтиҗәләре буенча республика киңәшмәсе узды.
Чарага район муниципалетлары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция тармагы инспекторлары, терлекчелек тармагы белгечләре һ.б. чакырылган иде.
Узган ике айда сөт, ит җитештерү, баш санын саклау мәсьәләләре буенча төп доклад белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. ТР авыл хуҗалыгыны берләшмәләрендә 173,4 мең тонна сөт, 58,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. 2013нче елның 1нче мартына республикада 779,0 мең МЭТ (шул исәптән 259,2 баш сыер, 592,2 мең баш дуңгыз) теркәлгән. Кош ите җитештерү тармагында иң зур артым күзәтелгән - 16%. Дуңгыз ите җитештерү 9%ка арткан.
Министр урынбасары төп игътибарны җитештерелгән сөтнең сыйфатына юнәлдерде һәм киләчәктә сөтнең сыйфаты бюджет бүленеп бирелүдә төп фактор булачагын ассызыклады.
Алга таба терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Сергей Чурин чыгыш ясады. Ул «ТР агропромысель комплексының иң яхшы белгече» проектында катнашучы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә зооветеринар белгечләрен бәяләү критерийлары турында сөйләде. Шулай ук 2013-2020 елларда товар сөтенә бирелә торган субсидияләрнең критерияләренә тукталды.
Җыелышның йомгаклау этабында Нәҗип Хаҗипов төп проблема буларак җитештерү темпын арттыруны һәм югары сорт сөт җитештерүне билгеләп үтте.