“Казан” агропромпаркында ветеринар-санитария экспертизасы лабораториясе эшли башлады

2013 елның 5 марты, сишәмбе

Җиһаз агропромпаркка килгән һәрбер продукциягә: иткә, сөткә, балга һ.б. - экспресс-анализ (2-3 минут) ясарга мөмкинлек бирә. Моның ярдәмендә күпләп һәм ваклап сатып алучылар сыйфатлы продукция генә ала алачак.

Хәзер лаборатория проект режимында эшли. Агропромпарк тулы куәттә эшли башлагач, лаборатория тәүлек дәвамында эшләячәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен бер үк вакытта 18 белгеч тикшерәчәк.

ИА “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International