Әлки районы халкы, китереп бирерләр әле, дип ышанып ятмый. Үз эшен ачу ягын карый. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече Идрис Хәмитов әйтүенчә, аларда 30лап кеше гаилә фермасы төзегән. Алпар җирлегендә, мәсәлән, биш гаилә фермасы оешкан. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә Рамил Гарипов тотына. Шушы җирлеккә кергән 36 хуҗалыклы Татар Мулла авылында дүрт гаилә фермасы төзелә, дигәч, кызыксынып, алар янында булып кайттык.
– Бу уңайдан авылда җыелыш үткәрделәр. Районнан килеп, аңлатулар алып бардылар. Шуннан соң, егетләр белән киңәштек тә тәвәккәлләргә булдык, – дип сүз башлады Рамил Гыйматдинов. – Эштән курыкмыйбыз, без бит – кече яшьтән эшләп үскән авыл малайлары.
Гаилә фермасы төзүчеләрнең өчесе – сыер, берсе сарык үрчетмәкче. Фермалары әзер. Терлек кенә кайтарасы калган. Ярдәм йөзеннән бирелә торган субсидия вакытында күчмәү генә эштә бераз тоткарлык тудырган. Дөрес, тиешле сумманың яртысын алганнар инде. Авыл хуҗалыгы идәрәсендә әйтүләренчә, районга тиешле 7 миллион сумны министрлык шушы айларда күчерергә вәгъдә биргән. Акча күчеп бетмәсә дә, алар терлек туплый башлаганнар. Әлегә үзләренең шәхси хуҗалык абзарларында асрыйлар. Нәселле таналар да алырга уйлыйлар. Сатып алган терлек өчен дә хөкүмәттән субсидия каралган.
– Нәселле терлек кенә алыр идек тә бит. Алар бик кыйммәт. Дөрес, килограммына 40 сумнан субсидия бирелә. Әмма нәселле терлек – 90-100 мең сум чамасы, – ди егетләр. – Чагыштырып карар өчен аласы килә шул. Нәселле дигәне гадәти авыл сыерыннан күп сөт бирә алырмы, анысын киләчәк күрсәтер.
Рамил абыйның фермасына без бергәләп бардык. Төзелеш бригадалары чакырмыйча, туганнар өмә ясап төзегәннәр. Проекты да башкаларныкыннан аерыла. Терлекләргә көн дәвамында кояш төшсен өчен, түбәсенең бер өлешен яктылык үтә торган материалдан эшләгәннәр.
Гаилә фермасын төзүче Рамил белән Фәрит икебуын туганнар икән. Фәрит абый 12 баш сыер асрамакчы. Моңа кадәр ул район үзәгендә яшәгән. Узган елның язында туган авылына кайтып, баштанаяк фермерлык эшенә чумган. Өченче фермер Тәлгат Фәттахов та шулай ук савымчылык тармагын җәелдермәкче. Аларның фермасы 24 баш сыерга исәпләнгән. Тәлгат абый баштарак терлек симертү белән шөгыльләнмәкче булган. Итнең бәясе гел уйнап торгач, бу фикереннән кире кайткан. “Кечкенә генә бер бозау 20 мең сум тора”, – ди ул. Шәхси хуҗалыгында моңарчы да күпләп терлек асраган. Арзанлы бозау эзләп, Самарага кадәр барып җиткән. Анда да күңеленә ошаулыны таба алмаган. Интернет аша эзли торгач, Ульянда барлыгы билгеле булган.
– Арзан, дип алып кайткан идем, үсмиләр, – дип зарлана Фәттахов. – 16 бозау алган идем, кайтканда берсе үлде. Кайткач – тагын 4есе. Сыерлар алган очракта, сөте дә, бозавы да була. Үз бозавың яхшырак үсә.
Ике юнәлешне дә бергә алып барганда гына табыш алып була, дигән фикердә алар. “Итнең дә, сөтнең дә бәясе гел уйнап тора. Сөттән көндәлек акча кергәч, яшәргә була әле. Гел куркып ятып булмый”, – ди алар беравыздан.
– Өч ферма булгач, сөт тапшырганда берләшергә ниятлибез, – ди Фәрит абый. – Кемдер килеп ала икән, ул вакытта бәясе арзан була. Үзебез илтеп бирсәк, табышлы булырга тиеш.
Ә менә Рафис Әсәдуллин нәселле сарыклар үрчетмәкче. Фермасы әзер, сарыклар гына кирәк. Үзебезнең республикада нәселле сарыклар фермасы булмагач, аларны читтән кайтартмакчы. Ульян, Самара якларына барып, күреп, танышып кайтканнар инде. Әсәдуллиннар моңа кадәр дә хуҗалыкларында үзләре өчен генә сарык тоткан. 4 баш савым сыеры да бар. Ул сарык үрчетүне отышлырак дип саный. Урнаштыру ягы да җиңелрәк, дигән фикердә. Дини бәйрәмнәр, Сабантуй вакытларында ихтыяҗ күбрәк булачак, ди ул.
Ферма төзедем дә, терлек алып кайтып тутырдым да, эш бетте, дип кенә булмый бит әле. Ашатырга азык та кирәк. Җир рәсмиләштерә алдыгызмы, дигән сорауга алар бөтенебезнең дә җире бар, бездә ул яктан проблема юк, дип җавап кайтардылар. Җир пайларын рәсмиләштереп, инде әллә кайчан үзләренеке иткәннәр. Сыерларын җәй айларында көтүгә чыгармакчылар. “Авылда көтүлек урыннар да бик күп бездә,– ди терлек асрау җаен белеп алган егетләр. – Иң зур проблема – көтүче табу. Бу уңайдан уртак фикергә килергә кирәк”.
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА