Әгерҗе районында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча юл картасын төзеделәр

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районында "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган «Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атнасы» семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев чыгыш ясады, онлайн форматта – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева шулай ук катнашучыларны сәламләделәр. Семинар-киңәшмәнең модераторы - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин.

Чарада Әгерҗе муниципаль районы территориясендә кече хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Семинар барышында Әгерҗе районының ресурс куәтен анализлау нәтиҗәләре күрсәтелде, анда авыл хуҗалыгы кооперациясенең зона принцибы буенча сөт һәм ит юнәлешләренең үсеш нокталары, шулай ук авыл хуҗалыгы кооперациясе кысаларында кошчылык, яшелчәчелек һәм азык җитештерүенең үсеш перспективалары билгеләнде.

“Районда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатларында, иң беренче чиратта, югары товарлыклы шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары арасыннан авыл хуҗалыгы җитештерүе белән, аерым алганда, сөт һәм мөгезле эре терлек ите, яшелчә, кошчылык һәм терлек азыгы әзерләү юнәлешләре буенча шөгыльләнүче эшкарларның җитәрлек санда булуы кирәк“, - дип билгеләп үтте “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин. Ул тиешле продукция җитештерү белән шөгыльләнүче кече хуҗалыклар вәкилләрен гамәлдәге кооперативларга җәлеп итү буенча эшне активлаштырырга тәкъдим итте, бу киләчәктә җитештерү күләмен арттырырга һәм алып-сату белән түгел, ә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта кооператив әгъзаларының, ягъни Әгерҗе районы гражданнарының керемнәрен арттырачак. Бу чаралар шулай ук авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу конкурсларында катнашырга, шулай ук «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» илкүләм проекты буенча авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итүгә субсидияләр алырга мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмә барышында “Экопродукт агрокомплексы” ҖЧҖ вәкиле Тимур Фазлыев район җитәкчелегенә сөт җыю һәм эшкәртү өлкәсендә заманча технологияләр кертү юлы белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте.

Россия Федерациясендә ит терлекчелеген үстерү проблемалары һәм тенденцияләре турында Сыер ите җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге җитәкчесе Роман Костюк үзенең чыгышында шулай ук, районда ит терлекчелеген һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү инструменты буларак, терлек базарын булдыру зарурлыгын билгеләп үтте. Әлеге үсеш юнәлеше буенча интегратор булырга инвестор Рәфис Салихов теләк белдерде.

Тукай муниципаль районының «Мусабай» АХК рәисе Айгөл Ханова кооператив эшчәнлеге турында сөйләде һәм районда фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кошчылыкны үстерүдә ярдәм итәргә тәкъдим итте.

Районда кооперацияне үстерүнең тагын бер перспектив юнәлеше - үләннәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш җыю һәм эшкәртү. «Заготовитель» АХК рәисе Рамил Яруллин эшкәртү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм кооператив базасында районның шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре тарафыннан чимал үстерү һәм җитештерү тәкъдимен кертте.

Кече хуҗалыкларга кредит ресурслары алуда ярдәм итү максатларында, «Россельхозбанк» АҖенең микробизнес клиентлары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленар Хәбибуллин чыгыш ясады, ул район фермерларына һәм кооперативларына яңа ташламалы кредит продуктлары тәкъдим итте.

Чара ахырында район башлыгына «Әгерҗе муниципаль районының ресурс куәтен анализлау» китабы тапшырылды, ә катнашучылар, чараның нәтиҗәлелеген югары бәяләп, семинар-киңәшмә йомгаклары буенча әзерләнгән Юл картасы нигезендә Районда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү чараларын гамәлгә ашыру үзәге белән алга таба хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International