Казан егете Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән фермер булды

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Без һәр атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен үстерүче кешеләр, гаилә фермалары һәм аягында  нык басып торучы һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шуларның берсе – Питрәч районыннан Антон Воронин.

2019 елда ул «Гаилә терлекчелек фермалары» программасы буенча 19 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Хәзер бу акчаларга фермер 80 мең башка исәпләнгән яңа корпус төзи, җайланмалар сатып ала, кош-корт һәм азык сатып ала.

Ул Казанда туган. Казан авиация институтын тәмамлаган, әмма бервакыт ул үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга була. Егетнең үз эше белән шөгыльләнү теләге барлыкка килә, әмма туган шәһәреннән ерак китәсе килми.

 "Барысы да уңышлы килеп чыкты – Казаннан ерак түгел Надеждино авылында иске, җимерелгән фермалар биналары сатып алдым.  Башта капиталь ремонт ясадык, җайланмалар һәм тәүлеклек ит-йомырка чебиләре сатып алдык. Баштарак барысын да ташлап, шәһәргә китү турында уйлаган чаклар булды. Әмма мин башланган эшне дәвам итәргә тиеш, дигән карарга килдем. Барлык хаталарны да исәпкә алып, яңа эш планы төзедем һәм эшләр җайланып  китте», - дип, искә ала Антон Воронин.

Хәзерге вакытта ферма корпусларында ике кош-корт караучы һәм бер слесарь эшли. Алар температура режимын контрольдә тоталар. Предприятиенең үз тегермәне дә бар.

 "Тәүлеклек чебешләрне декабрь, гыйнвар һәм май айларында Татарстанда, Санкт-Петербургта һәм Уралда сатып алабыз. Аларны йөз көнгә кадәр карыйбыз, аннары сатабыз. Сатып алучылар бөтен Россиядән, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан киләләр. Нигездә, күпләп сатып алучылар белән эш итәбез. Сезон кызган чагында бездә 200 мең башка кадәр кош-корт була", - дип сөйли КФХ башлыгы.

Эшкуарлар хуҗалыкны киңәйтүне һәм кошларның баш санын 300 мең башка җиткерүне планлаштыралар.

“Барлык кыенлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгында без төпләнеп калып, озак һәм уңышлы эшләячәкбез, дип өметләнәбез. Халыкны сыйфатлы продукция белән сөендерәсе килә”, - ди Антон Воронин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International