Бөгелмә сөт комбинат авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 3 тоннадан артык сөт продукциясе сата

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бөгелмә сөт комбинаты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша.

“Ярминкәләрдә безнең продукцияне беләләр һәм яраталар, без традицияләрне саклап калуны һәм балачак тәмен хәтерләтүче сөт продукциясен эшләүне дәвам итәбез. Натураль продукциянең  бер кимчелеге бар — аның яраклылык срогы бик кыска. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы ярминкәләре безнең гражданнарга җитештерүче бәяләреннән сыйфатлы  һәм натураль продукция сатып алырга мөмкинлек бирә”, - дип хәбәр итте “Бөгелмә сөт комбинаты” ҖЧҖ директоры урынбасары Михаил Мосунов.

 Бөгелмә сөт комбинаты эшләп чыгара  торган продукция ассортиментында 40тан артык сөт, әчетелгән сөт продукциясе, май  һәм сырлар бар, сыйфаты, натуральлеге һәм арзанрак бәяләрдән булуы аркасында шәһәр халкының, бигрәк тә өлкән буын кешеләренең аларга ихтыяҗы зур.  Казанның Ямашев, Дәрвишләр, Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт ярминкәләрендә атна саен 3 тоннадан артык сөт продукциясе сатыла.

 

“Иң күп сатып алына торган продукция - ул май, берьюлы берничә  түмгәк  сатып  алалар.  Сырлар, арзан булуга да карамастан, сөт майларын алыштыра  торган  матдәләр кушылмыйча әзерләнә. Ысланган казылыксыман сыр бары  тик бары тик сйфатлы натураль компонентлардан гына әзерләнә һәм йомычка өстендә ыслана. Кефир натураль тере әчеткечләрдән әзерләнә. Хәзер боларның барысын да үзегезнең йорт янындагы кибетләрдә табу кыен, чөнки сәүдәнең төп таләбе: яраклылык вакыты озын булу һәм, кызганычка каршы, күп кенә җитештерүчеләргә натуральлек белән компромисска барырга туры килә”, — дип өстәде Михаил Мосунов.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын бу шимбәдә, 24 октябрьдә, иртәнге 6дан эшли башлый торган  ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Кирәкле товарга заявкаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны - 8-800-444-16-70 буенча хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International