Бөтендөнья икмәк көне: бер уңыш тарихы

2020 елның 16 октябре, җомга

Дөньяда иң популяр продуктларның берсе - икмәк, әлбәттә. Борын-борыннан табында иң мактаулы урын ипигә бирелә, ул тормыш символы булган һәм шулай булып кала да.

Бүген, 16 октябрьдә, дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул уңайдан Татарстанның икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе җитештерүче, күпьеллык тарихы булган, иң яхшы предприятиеләрнең берсе - «Чаллы икмәге» предприятиесе турында сөйли.

Заманча, тулы цикл белән эшли торган куәтле предприятие 40 елдан артык икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү буенча махсуслаша һәм динамик рәвештә үсүен дәвам итә. Биредә Cool Rising системасы гамәлгә кертелгән –ул суыту процессларын контрольдә тота торган, ферментация белән идарә итәргә һәм эшләнмәләрнең максималь сыйфатына ирешергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар һәм технологияләр комплексы. Моннан тыш, үзләренең тегермән-элеватор комплексы, әзер  продукцияне тарату үзәге һәм 190нан артык машинага исәпләнгән автопарк эшли, алар үз сәүә челтәренең 57 кибетенә һәм 17 пекарняга продукция ташыйлар. Ә «Чаллы икмәге»нең үз продукциясен Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә сатып алырга мөмкин, мәсәлән, Мари-Эл Республикасында, Киров һәм Чиләбе өлкәләрендә, Удмурт Республикасында һәм Мәскәүдә.

 Сәүдә челтәре товарларының гомуми ассортименты 15 000 төргә кадәр җитә, ә үзләре җитештерә торган продукция төре - 500 төргә кадәр.

Предприятиедә якынча 400 белгеч эшли. Хезмәткәрләр өчен социаль ярдәм чаралары каралган: тракнспортта бушлай йөрү, балалар лагерьларына юлламалар бирү, катлаулы тормыш вәзгыяте очракларында, шулай ук балаларны 1 сыйныфка әзерләгәндә матди ярдәм күрсәтү, инвалид балаларның ата-аналарына аерым игътибар бирелә. Торакка мохтаҗ булучыларны предприятие тулай торактан бушлай урын белән тәэмин итә, хәзер анда 200ләп кеше яши.

Партнерлар һәм сатып алучылар өчен кайнар линия эшли: 8-800-250-45-32. Предприятие һәм аның продукциясе турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: chelny-hleb.ru.

Предприятиедә төшерелгән видеоклипны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Инстаграм аккуантында  карагыз. «Икмәк исе» җырын Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International