Хезмәт кешеләре: Кукмара районыннан сыер савучы «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален алды

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Халыкара авыл хатын-кызлары көнендә, көндәлек хезмәтләре белән ихтирам һәм абруй казанган гади кешеләр турында без алып бара торган «Хезмәт кешеләре» рубрикасының героинясы - 20 елдан артык сыер савучы булып эшләүче Светлана Николаевна Гордеева.

Светлана Гордеева 1979 елның 4 гыйнварында туа. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле. 17 яшеннән алып ул «Вахитов исемендәге» АХҖКда, көчен һәм вакытын кызганмыйча, армый-талмый сыер савучы булып эшли. Эшләү чорында ул хуҗалыкта үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә - пөхтә, намуслы, җаваплы, таләпчән һәм принципиаль хезмәткәр, башка терлекчеләр өчен һәрвакыт үрнәк булып тора.

Еллар узган саен, белемнәрен камилләштереп, ул зур эш тәҗрибәсе туплый, коллективта абруй һәм хөрмәт казана. Ферма терлекчеләре җыелышларында терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру һәм аларның сыйфатын күтәрү буенча эшлекле тәкъдимнәр белән чыгыш ясый, үзенең бай эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Светлана Гордеева үзенең тырыш хезмәте белән сөт саву буенча алынган планнарын даими рәвештә арттырып үти. Ел саен һәр сыердан 9000 литрдан артык сөт савып ала:2017 елда – 8650 литр, 2018 елда - 10084 литр, 2019 елда – 10415 литр, 2020 елның 8 аенда - 7577 литр.

Сыер савучыларның хезмәт уңышлары һәрвакыт лаеклы бәяләнде. 2018 елда ул Кукмара районы башлыгының Мактау грамотасын ала, ә 2020 елда уңыш бәйрәмендә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Светлана Николаевна - ярдәмчел, тыйнак, таләпчән, үз эшен ярата, кешеләрне үзенә тарта белә. Дусларының, авыл хуҗалыгы белгечләренең киңәшләренә, тәкъдимнәренә һәм кисәтүләренә игътибар белән карый. Хезмәттәшләре өчен үрнәк һәм яшьләр өчен иң яхшы остаз булып тора.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International