Саба аграр көллияте командасы, «Яшь фермер» халыкара бизнес-уенының йомгаклау этабында катнашып, «Ирекле тема» номинациясендә беренче урынны алды. Татарстан әлеге конкурста беренче тапкыр беренче урынны алды.
Россия авыл яшьләре берлеге һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган уенның финалына 14 октябрьдә Мәскәүдә бөтен Россиянең югары уку йортларыннан, мәктәпләреннән һәм урта махсус уку йортларыннан 18 команда җыелды.
Милена Салихова жюрига “Алтын суган” крестьян-фермер хуҗалыгы исеменнән сарымсак үстерү буенча үзенең бизнес-планын тәкъдим итте.
Команда “Алексеевский гигант” сортлы көзге сарымсак үстерәчәк. Бу сорт үз уңышы белән уникаль, бер сарымсак бүлемтегеннән аның авырлыгы 250 граммга җитәргә мөмкин. Продукциянең төп кулланучылары - республиканың Саба районы һәм якын-тирә районнар халкы, кибетләр, супермаркетлар, балалар бакчалары, күпләп сату базалары, шулай ук республиканың эшкәртү предприятиеләре булачак.
Бизнес-уенда җиңүчеләр 2021 елда халыкара финалда катнашачак. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк һәм Россиягә, Кыргызстан Республикасына, Казахстан Республикасына, Әрмәнстан Республикасына, Беларусь Республикасына һ.б. илләргә стажировка узуга чакырылачак.