Сәнәксез, көрәксез... фермалар

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе

Моңа кадәр республика фермаларында Швециядә җитештерелгән җиһазларны күрергә була иде. Сабалылар бер урында туктап калмыйча, Голландия компаниясе белән дә хезмәттәшлек итә башлаган.

Голландиядә эшлекле сәфәр барышында Рәис Миңнеханов әлеге яңа җиһазлар белән таныша. “Беренчеләрдән булып алар технологиясе белән кем ферма төзи, шул кешегә ярдәм итәчәкбез”, – ди башлык. Икшермә авылында яшәүче Мөхәммәтшиннар тәвәккәлләп карарга булалар. Кредит рәсмиләштереп, район ярдәме белән елдан артык вакыт эчендә фермалы булалар. Аның эшли башлаганына 3 атна гына әле. Сыерлары роботка күнегеп килә. “3-4 көн эчендә саву аппараты янына үзләре килә башладылар”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

256 сыерга исәпләнгән фермада әлегә 145әү. Баш санын акрынлап арттырырга исәпләре. Бер робот 70ләп сыер саварга сәләтле икән. Шундый 4 “акыллы баш” алып кайтканнар. Аларның бәясе 41 млн сумга төшкән. Моңа өстәп 2 ас кыру җайланмасы, азык көйләгеч һәм башка кирәк-ярак алганнар. Биредә кул хезмәте бөтенләй кирәкми. Бөтен нәрсә механикалаштырылган. Оператор компьютер аша эш барышын күзәтеп, тикшереп тора.

– Яңа технологиягә күчүнең сәбәпләренә килгәндә, сөт сыйфатын яхшыртасыбыз килде. Кешене авыр физик хезмәткә җәлеп итәсе юк. Сыер организмының ниләр кичергәне дә компьютер экранында пәйда була, – ди Фәрит.

– Сөт сыйфатсыз икән, ул аны суыткычка җибәрми, аерым савытка сала. Әгәр мастит белән авырса, сөте тагын икенче савытка салына. Бозаулаган сыер керсә, угыз сөтен башкалар янына кушмый, бозаулар өчен аерып куя. Сыер чыгып киткәч, аппаратны юа. Болар барысы да программага салынган, – ди оператор булып эшләүче Илдус абый Миңнеханов.

Бергәләп могҗизалы җайланманы күзәтәбез. Сыер килү белән робот аның җиленен махсус җайланма белән чистарта. Сөт бирүенә карап фураж сала. Сыер ашаган арада саву эшенә керешә. Саву төгәлләнгәч, ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә. Фураж ашарга гына кергән сыерларны робот шунда ук таный, андыйларга вакыты җитмичә ашарга да бирми, саумый да.

Кайвакытта сыер робот янына килә, әмма ниндидер сәбәпләр белән савым башкарылмый, экранда бу хакта хәбәр чыга. Иртән килгәч оператор язуны күреп, сыерны куып кертә.

– Район җитәкчеләренең чакыруы буенча без яңа технологияләр белән сыер саву алымнарын өйрәтергә килдек, – ди Илья. – Шулай ук биредә үзебезнең сервис үзәген булдырырга җыенабыз. Голландиядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы җиһазларын татарстанлыларга тәкъдим итеп кенә калмыйча, аларны эшләргә дә өйрәтәбез, хезмәт күрсәтүләр дә булачак.

Сабалыларны әлеге яңалыкка өйрәтергә килгән Илья Иванов кызып-кызып җайланмалар турында сөйли. Экранда язулар инглизчә, аларны укып, бөтенесе турында мәгълүмат бирә. Компьютерда барысы да русча, ди ул.

– Яңа технологияләр кулланып, авыр эшне җиңеләйтәбез. Авыл кешесе эшсез кала дип куркырга кирәкми. Киресенчә, яңалыклар кергәч, фермага яшьләр килә башлады. Без бит җиһазны урнаштырып кына калмыйбыз, берәр хәл килеп чыкса, сервис үзәге тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә, – ди Илья.

Без фермада көрәк-сәнәкләрсез тормыш бармый дип уйларга күнеккән. Алай түгел икән. Әле генә карап торганда ас кыра торган җайланма тиз генә тирестән чистартып куйды. Икенче берсе терлек алдындагы азыкларны “тәртипләп” китеп барды.

Илья әйтүенчә, ул бу эш белән ветеринария институтында укыганда ук кызыксына башлый. Чит илләрдә шактый гына булып, андагы эш ысуллары белән кызыксына, тәҗрибә уртаклаша. Инглиз телен шактый камилләштереп, техниканың бар нечкәлекләренә төшенеп җиткәч, россиялеләрне дә өйрәтергә керешә. Илья белән безнең республикага тагын берничә егет килгән. “Заманча фермада эшләргә теләк белдергән егет-кызларны 3 атна эчендә эшкә өйрәтә алабыз”, – ди алар.

Россиядә мондый фермалар бармак белән генә санарлык икән. Илья шулай ди. Фермадагы тәртип тә бездәге кебек түгел. Бар җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Су өчен генә дә әллә нинди җайланмалар куелган. Маллар эчә торганы, роботка бара торганы – һәрберсе аерым-аерым. Сыерлары да бәйдә түгел. Алар яши торган урынга чит кешене кертмиләр. Ферма берничә өлештән тора. Килеп керү белән бер якта буаз сыерлар, алардан соң савым сыерларына якынрак бозаулату урыны. Буаз сыерлар каршысында яшь бозаулар. Алар саламга күмелеп яши. Сөтне дә терлекче апалар бирми, махсус җайланма тиешле күләмдә генә эчертә. Абзарның бу өлеше дә инде әзер дияргә була.

ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International