Ярминкә Спорт сараенда уза. Россия төбәкләре умартачылары Татарстанга төрле сорттагы бал һәм умартачылык продукциясе алып килде. Казанда яшәүчеләрнең киң ассортименттагы бал сатып алу мөмкинлеге бар. Шулай ук Спорт сараенда составында бал булган дәвалау косметикасы, сабын һ.б. товарлар сатып алып була.
Ярминкәдә Краснодар һәм Алтай крайлары, Башкортстан, Кубань һәм Татарстан умартачылары үз продукцияләрен тәкъдим итә. Товар җитештерүчеләр пенсионерларга һәм ветераннарга ташлама ясаячак. Ярминкәдә хәйрия акциясе узачак. Казанның бер балалар йортын да бал белән тәэмин итү планлаштырыла. Ярминкә 10 мартка дәвам итәчәк.