Авыл туризмы:Алабуга районында “Диводворье” килүчеләрне ни белән гаҗәпләндерә

2020 елның 25 сентябре, җомга

Шәһәр халкының күбесе авылда яшәргә хыяллана, әмма, асфальты, юлы булса да, моңа бик азы гына тәвәккәлләп тотына. Менә шундыйлар арасына моннан дүрт ел элек Светлана Сагунова да эләгә. Туризмда эшләүче, дистәләрчә илне йөреп чыккан шәһәр кызы Алабуга районының Мальцево авылына кайтып урнаша һәм анда "Диводворье" этник-эстетик ял итү тирәлеген булдыра.

"Бездә, бирегә кайтып, йорт сатып алгач, 10 булса да, тавык алу теләге барлыкка килде. Аларның иң матурларын җыйдык, әмма моның гына җитәрлек булмавына инандык", - дип искә ала “Диводворье” этно-эстетик ял итү тирәлеге хуҗабикәсе Светлана Сагунова.

Бүгенге көндә "Диводворье" этно-эстетик ял итү киңлеге шәһәрлеләр өчен шактый популяр урын булып санала. Бирегә шәһәр ыгы-зыгысыннан котылу өчен генә түгел, дәваланырга да киләләр.

Хуҗалыкта тавис кошлары да, цесаркалар, фазаннар да бар. Ә хуҗабикә тавыкның кырык токымын сынап караган. Кошчы буларак, ул дөньядагы "тавык модасы" тенденцияләрен күзәтеп бара.

Светлана Сагунова үзенең иң яраткан һәм хәзерге вакытта иң модадагы кытай әтәчен горурланып күрсәтә. "Бу уникаль кытай тавыклары токымы Ухейилюй дип атала. Кара тәнле яки кара итле дип тәрҗемә ителә. Тавыкның тәне, сөякләре һәм ите кара төстә, ә йомыркалары зәңгәр төстә. Йомырканың тәме гади йомыркаларныкы кебек. Итнең үзенчәлекле тәме бар", - дип сөйли Светлана Сагунова.

"Диводворье"да кызыклы яңа токымнарны сатып алып кына калмыйча, үзләре дә үрчетәләр. Моның өчен аларның инкубаторлары бар. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, табигый юл белән үрчетү яхшырак килеп чыга, дип саныйлар хуҗалар.

“Күп тавыклар йомыркага үзләре утыра. Тавыклар чеби чыгарганда, алар чебиләрне үзләре карый. Табигый чыккан чебиләр сәламәтрәк була, безгә дә мәшәкать кими” , - ди «Диводворья» хуҗасы Светлана Сагунова.

Шул ук вакытта ишегалдында кошлар белән бергә, кәҗәләр, атлар һәм этләр дә яши. Барысы да диярлек гадәти булмаган һәм сирәк токымлы.

Мәсәлән, рус борзае - дворян каныннан. Нәкъ менә шул токым патша ауында катнашкан. Мөгаен, шуңа күрә ул совет чорында бөтенләй диярлек юкка чыгарылган. Совет селекционерлары тарафыннан чыгарылган кара терьер да бар. Бу эт балаларның дусты һәм аны барысы да ярата. Этләрнең җитдирәк токымнары да бар, мәсәлән, төрек кангалы.

"Бу эт Төркиянең халык байлыгы булып тора. Төркия волкодавлары - бик кыю һәм көчле этләр. Алар сакта әйбәт торалар һәм кәҗә көтүен йөртүдә булышалар", - дип сөйли экскурсия үткәрүче һәм шундагы кинолог Ирина Морозова.

Хуҗалыкта тояклылар вәкилләреннән булган хайваннар да, мәсәлән, кәҗәләр, атлар да шактый күп. Чита өлкәсеннән кайтарылган Байкал арты бөдрә атлар үзләре генә дә ни тора.

"Аларны кыргый килеш, табуннан алып килделәр, әмма бияләрдә бернинди агрессия дә юк. Бик тыныч, адекватлар. Безгә бик тиз ияләштеләр, балаларны яраталар", - ди ат өстендә йөрү буенча инструктор Светлана Васильева.

Аларга карап кына торсаң да, сыйпап кына алсаң да, үзе рәхәтлек бирә. Әмма биредә тамаша кылу белән генә чикләнмиләр. Монда балаларны атта йөрергә өйрәтәләр, шулай ук иппотерапия буенча чаралар үткәрәләр. ДЦП һәм башка төрле авырулар белән килүче балаларны рус йөк атларында дәвалыйлар, ә сабыйларны утыртып кына йөртергә кирәк булса, моны шетленд токымлы понилар башкара.

“Диводворье” моңа кадәр мавыгу гына булса, быел ул шактый файда китерә башлаган.

"Пандемия чорында ул аңа карата бизнес-проект буларак карарга мөмкинлек бирә торган юнәлеш алды. Әмма беренче урында – ярату һәм кызыксыну", - ди "Диводворье" этно-эстетик ял итү киңлеге хуҗасы Светлана Сагунова.

"Диводворье" турында бик күп һәм озак итеп сөйләргә була. Биредә үскән, үзен инде гаилә әгъзасы итеп тоя торган дөя - Эльза Карловна турында да, ефәк токымлы кытай тавыклары турында да озак итеп, кызык итеп сөйләргә мөмкин. Ә иң мөһиме - кунакларга ошый. Элеккеге шәһәрлеләрнең планында - барлык традицияләр, ритуаллар буенча һәм әйләнә-тирә мохиткә туры килә торган патша ауын торгызу.

"Диводворье" турында тулырак 89625698809 телефоны буенча, шулай ук социаль челтәрләрдә белергә мөмкин:https://vk.com/divodvorie һәм https://www.instagram.com/divodvorie/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International