Фәрит Мөхәммәтшин Балтач һәм Арча районнарында булды

2013 елның 23 феврале, шимбә

22 февраль көнне ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балтач һәм Арча Советлары сессиясендә булды.

Балтач Советы сессиясендә төп доклад белән район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. 2012 ел нәтиҗәләре буенча, икътисадның төрле тармакларында яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән. Тулай территориаль продукт күләме 7 млрд. 327 млн. сум тәшкил иткән, аның 1 млрд. 299 млн. сумы авыл хуҗалыгы секторына туры килә, сәнәгатькә – 1 млрд. 629 млн. сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 1 млрд. 598 млн. сум, сәүдә һәм кече бизнеска – 637 млн. сум, төзелешкә - 950 млн. сум, хезмәт күрсәтүгә – 334 миллион сум. Ел нәтиҗәләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 13504 сум тәшкил иткән.

Районның икътисади тормышында төп рольне авыл хуҗалыгы уйный, бу өлкәдә эшкә яраклы халыкның өчтән бер өлеше мәшгуль. 2012 ел нәтиҗәләре буенча терлекчелек өлкәсендә дә аерым уңышларга ирешелгән: сөт – 537766 тонна, ит – 6963 тонна. Терлекчелектән 1 млрд. 171 млн. 639 мең сум акчалата табыш кергән.

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин балтачлыларны ел нәтиҗәләре буенча ирешкән уңышлары өчен мактады. “Биредә халык эшчән, район тотрыклы үсеш ала, - диде ул. – Балтач районы күп кенә күрсәткечләр буенча республикада беренче унлыкта, терлекчелек буенча – алдынгылар рәтендә тора”.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды, анда муниципаль Совет утырышында катнашты.

Муниципаль район башлыгы Алмас Нәзиров 2012 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган елны 2008-2009 еллардагы кризистан соң һәм 2010 елгы корылыктан соң торыгызылу чоры дип атарга мөмкин.

Бүгенге көндә район төп тармак икътисад өлкәсенең яхшы күрсәткечләренә ия. Агрофирмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда да терлекләр баш саны арту күзәтелә. Төрле формадагы хуҗалыкларда 54270 мөгезле эре терлек, 1051 ат, 10819 сарык бар.

Ит сату күләме 20 процентка арткан, ә сөт – 7,7 процентка. 120 мең тонна бөртекле культура суктырылган, 1 гектардан 24,1 центнер ашлык алынган. Ясалма сугару нәтиҗәсендә 1 гектардан 185 центнер бәрәңге җыеп алынган.

Авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә һәм хезмәт активлыгын арттыруга зур игътибар бирелә.

2013 елда авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 3,1 млрд. сум, ә 2015 елда 3,5 млрд. сум тәшкил итәргә тиеш, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International