ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районына эшлекле сәфәр белән чыкты. ТР Хөкүмәт башлыгын Премьер-министр урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм аыз-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Әлеге чара районда яңа ачылган мәдәният йортында узды.
Кунаклар “Восток” ҖЧҖ мегафермасы эшчәнлеге белән танышты. Ферма 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Узган елның декабрь аенда сөт комплексының 400 башка исәпләнгән 1нче чираты ачылган иде Монда 10 кеше хезмәт итә, шуларның 4 сыер савучы.
“Восток” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Дмитриев сүзләренә караганда, саву эше Германиядән кайтарылган җиһаз ярдәмендә башкарыла. Бүген мегаферма һәркөн 10 т сөт сата, һәр сыердан 18 л сөт савыла.
Әлеге ферманың 400 башка исәпләнгән икенче чираты киләсе елга ачылыр дип көтелә. Проектның кыйммәте 100 млн. сум. Беренче өлешен төзүгә 70 млн. сум таләп ителгән.
Кукмара муниципаль районы Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районы Советының 2012 ел нәтиҗәләре һәм 2013 ел бурычлары буенча узган 24 нче сессиясендә белдерде.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Рауиль Рахматуллин төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 елда 2,4 миллион сумлык тауар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән.
Бүген Кукмара районы сөт сату күләме буенча республикада өченче урында, дип белдерде район башлыгы һәм республика җитәкчелегенә язгы кыр эшләрен башкаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, республика сәнәгать производствосы үсеш алган төбәк булып кала. “Андый эре предприятиеләрдән тыш бүгенге проектларны гамәлгә кую җиңел булмас иде”, - диде Илдар Халиков. Ул авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләсенә аерым тукталды һәм Кукмара районында бу өлкә буенча уңай үзгәрешләр бар, әмма резервлар күп әле дип белгеләп үтте. Бу чара авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү белән тәмамланды.