ТР Премьер-министры Саба районы хуҗалыкларында булып кайтты

2013 елның 22 феврале, җомга

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районына эшлекле сәфәр белән чыкты. ТР Хөкүмәте башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөреде.

Эшлекле сәфәр барышында Илдар Халиков Татар Икшермәсе авылында 310 баш эре мөгезле терлек өчен югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексында булды. Ферма җитәкчесе сүзләренчә, сыерларны яңа шартларга күчерү савымнарны арттырырга мөмкинлек биргән. ТР Премьер-министры чыгымнарның каплану вакыты белән кызыксынды – сыердан 25 кг сөт савып алганда һәм бер кг сөтнең бәясе 15 сум булганда, проект 7 елда капланырга тиеш.

Килдебәк авылында кунаклар 2600 баш терлеккә төзелә торган кәҗә фермасын карады. 1200 кәҗәдән торган беренче партия яңа комплекска агымдагы елның маенда кайтарылырга тиеш.

Байлар Сабасында район предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе оештырылган иде. Эшлекле сәфәр Саба муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясе белән тәмамланды.

2012 нче елда Саба районының социаль-икътисади үсеше турында доклад белән башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов чыгыш ясады. Ул 2012 елда Саба районының консолидацияләнгән бюджетының 1,5 млрд сум тәшкил итүен хәбәр итте.

Районда 1000 артык кече һәм урта эшмәкәрлек субьектлары теркәлгән. 2012 елда 30 кече предприятие 10 миллион сумлык субсидия алган.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында 2013 елга планнар турында сөйләде. Ул үз чыгышында, сәнәгатьтә яңа инвесторларны җәлеп итәрүгә, югары технологияле җитештерү урыннары булдыруга басым ясады. Монда шулай ук авыл хуҗалыгында сугару җирләрен арттыру, берничә терлекчелек фермасын, сөт комбинатын сафка бастыру планлаштырыла.

Илдар Халиков район икътисадында авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган сәнәгатьнең артуы мөһим булуын ассызыклады. “Бу авыл хуҗалыгындагы уңышсыз елларның нәтиҗәсен киметергә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, авыл хуҗалыгында Саба районы - алдынгы позицияләрдә. 2012 елда терлекчелектә барлык төп күрсәткечләр үскән.

Чыгышы соңында Илдар Халиков хезмәтләре өчен Саба районы халкына рәхмәтен белдерде. “Югары күрсәткечләргә җиңел генә ирешелми. Минем 2013 елда да нәтиҗәләр начаррак булмавын телисем килә”, - диде ТР Премьер-министры. Ул шулай ук Саба районы халкына бүләкләр тапшырды.

“Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International