Ит токымлы бозаулар үрчетәбез

2013 елның 22 феврале, җомга

Кама тамагы районында терлекчелек тармагында сөт җитештерү белән бергә, ит җитештерү өчен терлек симертү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә “Кама Тамагы” АХпда Осинники, Красновидово, Олы Яңасалада ит өчен бозаулар һәм катнаш мөгезле эре терлек асрала.

Красновидовода герефорд токымлы 300 баштан артык сыер һәм яшь терлек бар. Бу токым узган елның августында Питрәч районыннан алып кайтылган. Маллар иректә йөри, асларына күп итеп салам түшәлгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, герефордлар тупас азыкны сөт бирүче мөгезле эре терлеккә карый 40% яхшырак үзләштерә. Сенаж да, силос та алар рационына кертелгән. Бу токымнан уртача көнлек үсеш 800 граммнан 1200 граммга кадәр, ә соңгы этапта 1500 граммга кадәр җитә. Герефордларның уртача тереләй авырлыгы 600дән 700 килограммга кадәр. Алар сөтне бик аз бирүче токым. Сыерларның сөте бары тик бозавына гына җитәрлек. Аларның ит сыйфаты һәм тәменә килсәк, бик тәмле һәм туклыклы.

Бу сыерларның зурлыгы шушы токымны үрчетүнең икътисадый файдасы турында уйланырга мәҗбүр итә. Әмма, район белгечләре фикеренә караганда, бу хакта сөйләргә иртәрәк әле. Җитештерүнең барлык циклын узып, токымны үрчетүдән башлап, аны асрау һәм әзер продукция сатуга кадәр механизмны эшләргә кирәк.

Киләчәктә бүлекчә базасында нәсел хуҗалыгы булдыру да планлаштырыла, бу исә чиста токымлы яшь үрчем сатудан табыш алу мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен нәсел хуҗалыгы статусы алырга кирәк.

Икенче катнаш терлек үрчетү мәйданы - Осинникида да булдык. Биредә сөт бирүче токымнарны “Герефорд”, “Лимузин”, “Шарале”, “Абердин-Ангус” кебек ит токымлы маллар белән бергә үрчетәләр. Көтүләрне кабат җитештерү технологы, бүлекчәнең ветеринары Николай Чурбанов һәм ферма мөдире Алексей Богатов терлекләрне асрау шартлары, аларның рационы турында сөйләделәр. Бүгенге көндә биредә 730 баш исәпләнә, моңа сыерлар да, бозаулар да кергән. Биредәге асрау методы да Красновидоводагы кебек. Гыйнвар аенда фермада 28 баш бозау алынган, февральдә - 30 бозау. Узган ел йомгаклары буенча 244 бозау алынган.

Олы Яңасалада ит һәм сөт токымлы мөгезле эре терлек үрчетелә. Биредә алар өчен заманча ангар төзелгән, азык һәм калын аслык белән ачык кардалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык бүлекчәләрдә дә азык тарату механикалаштырылган.

Җитештерү күләме зур булып, продукцияне сатучы тотрыклы урын булганда ит юнәлешендәге терлекчелек потенциалы зур. Красновидовода безнең күз алдында дөньяга килгән бозау районда ит терлекчелеге үсешенә тагын бер яхшы билге.

«Идел таңнары»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International