Марат Әхмәтов Муса Җәлил бүләгенә үткәрелгән татар-башкорт милли көрәшен ачу тантанасында катнашты

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә шагыйрь Муса Җәлил бүләгенә татар-башкорт милли көрәш турниры башланды. Анда ТР Премер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Турнирны татар-башкорт көрәш Федерациясе һәм “Ватаным Татарстан” газеты редакциясе оештырды.

Турнир ачылышында Марат Әхмәтов: “Әлмәт – татар-башкорт милли көрәшенең башкаласы. Әлмәтнең байтак спортчылары, тренерлары мактаулы исемнәргә лаек. Аларның исемнәре республикабызда гына түгел, башка өлкәләргә дә билгеле. Шулай ук Әлмәт җыелма командасы 2012 ел нәтиҗәләре буенча Республикабызда иң яхшысы дип табылды. “Көрәш” буенча ярышлар Бәтендөнья җәйге универсиада 2013 программасына да кертелде. Чемпион исеменә дә үзебезнең көрәшчеләр ирешсен иде”, -диде министр үз чыгышында.

Турнирны ачу тантанасында иң яхшы көрәшчеләргә министр бүләкләр тапшырылды. 2012 елның “Иң яхшы көрәшчеләре” дип Руслан Нургалиев (Әлмәт), Раил Нургалиев (Теләче), Ришат Гайнетдинов (Сарман), Лениз Абдуллин (Идел буе һәм Вахитов районы) лаек булды. Татарстанның “Атказанган спорт мастеры” исеме Ринат Хәйретдиновка (Балтач) бирелде. “Татарстан Республикасының спорт мастеры” исемен Фирдүс Зәйнуллин (Казан, Яңа-Савин районы), Айрат Волков (Казан, Яңа-Савин), Илмир Төхвәтуллин (Казан, Яңа-САвин), Илнар Галиев (Вахитов һәм Идел буе районы), Ирек Заһриев (Минзәлә), Рөстәм Нургалиев (Актаныш), Радик Фәйзуллин (Биектау), Зөлфәт Закиров (Балык Бистәсе), Дамир Хәйриев (Чаллы) алды. “Иң яхшы яшьләр тренер”ы исеменә Илнар Гәрәев (Түбән Кама), Илшат Камалов (Мамадыш), Илсур Нәҗмиев (Кукмара), Илфир Әнвәров (Актаныш) лаек булды.

Турнирны йомгаклау тантанасы 22 февральдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International