Чебоксарда – бәрәңге күргәзмәсе

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Чебоксар шәһәренең Универсал ярминкә мәйданында «Бәрәңге 2013» күргәзмәсе ачылды. Республикабызны биредә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, “Земляки” КФХ (Түбән Кама районы), “Алчак” ҖЧҖ (Казан) һ.б. бәрәңге игүче алдынгы хуҗалыклар тәкъдим итә.

Быел күргәзмәдә Россиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән катнашырга теләк белдергәннәр. Алар биредә бәрәңгенең 150 төрен тәкъдим итә. Күргәзмәгә килүчеләр әлеге культурадан әзерләнгән 170тән артык ризыктан авыз итә ала.

22 февральдә бәрәңге үстерү технологияләре буенча олимпиада үтәчәк. Шулай ук күргәзмә кысаларында семинар, түгәрәк өстәлләр, очрашулар каралган.

Сәүдә мәйданына барлыгы 30 тоннага якын орлык бәрәңге, 0,5 тонна кәбестә, 800 кг утырту өчен суган китерелгән. Күргәзмәдә “икенче икмәк”нең “Ред Скарлетт”, “Удача”, “Роко” һ.б. төрләре тәкъдим ителде. 1кг бәрәңгенең уртача бәясе – 15-20 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International