Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2012 ел нәтиҗәләре һәм киләсе язгы кыр эшләре чорына бурычлар буенча фикер алыштылар. Чара Питрәч районында республика семинар-киңәшмәсе формасында узды.
Утырыш башланганчы муниципаль районнар җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, инвестор компанияләр вәкилләре “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ машина-трактор паркы һәм сөтчелек-товар фермасы территориясендә ачылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек, игенчелек, үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә заманча агросәнәгать технологияләре, республикада уңышлы хуҗалыклар, агросәнәгать секторында гамәлгә куела торган проектлар хакында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Коллегиянең пленар өлеше районның Мәдәният йортында ТРның барлык районнары вәкилләре катнашында видеоконфренция режимында узды.
Татарстан Президенты утырышны ачканда, соңгы өч ел Татарстан авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булмады һәм республика агросәнәгать комплексын ныклыкка тикшерү булды, дип билгеләп үтте. Шулай да 2012 елда республикада 3,2 млн. тонна ашлык, 2 млн. тоннага якын шикәр чөгендере, 1,4 млн. тонна бәрәңге, 326 мең тонна яшелчә җыеп алынды, 456 мең тонна авырлыкта терлек һәм кош, 1,9 млн. тонна сөт җитештерелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика сөт җитештерү буенча Россиядә беренче, ә ашлык җыеп алу буенча – бишенче. Соңгы елларда ТР агросәнәгать комплексында стратегик юнәлеш – эре авыл хуҗалыгы берләшмәләрен үстерү, уңыш уңмау һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле рәвештә җитди проблемалар туды. Шуңа күрә хәзер крестьян-фермерлык хуҗалыкларын үстерү һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү зарури, дип саный республика башлыгы. “Бу мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмау мөһим. Агросәнәгать комплексының барлык юнәлешләренә дә бертөрле игътибар бирергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә республикада 870 тирәсе гаилә фермасы эшли, ел ахырына кадәр аларның саны 1 меңнән артырга тиеш. Республика өчен терлекчелек тармагы өстенлекле булып тора. ТР Президенты сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда ашлык запасы 679 мең тонна тирәсе, хәзер аның бәясе югары яки тоннасы 11 мең сум. Әмма запасны рациональ куллану зарури, дип саный Рөстәм Миңнеханов.