Кыр хәбәрләре:Апас районында 3 нче класслы бодай үстергәннәр

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Апас районының «Ибраһимов Т.К.» КФХсы игенчеләре быел үз кырларыннан 2000 тоннадан артык 3 нче класс сыйфатлы азык-төлек бодае җыеп алганнар. Барысы 3426 гектар сөрүлек җире булган компактлы хуҗалык өчен бу бик әйбәт күрсәткеч.

Он сәнәгате өчен сыйфатлы азык-төлек бодае җитмәү - күптәнге проблема. Камыр яхшы күтәрелсен, ә икмәк күпереп пешсен өчен бодай аерым үзлеккә ия булырга тиеш. Аервм алганда: клейковинасы тиешле күләмдә һәм сыйфатта булырга кирәк. Моннан тыш, бодай ашлыгыннан крахмал һәм аксым, спирт, патока һәм сироп, лимон кислотасы, фруктоза һәм төрле тармакларда кулланыла торган башка продуктлар җитештерәләр. Мондый бодай өчен әзерләү оешмалары югарырак тарифлар буенча түлиләр. «Ибраһимов Т.К.» КФХсында быел гектардан уртача 52 центнердан артык ашлык суктырылган, шул исәптән 3700 тонна бодай алынган. Аның яртысы диярлек сатылган инде һәм әзерләү предприятиеләре тарафыннан 3 нче сыйфат классы буенча алынган.

Татарстанның туфрак-климат шартларында сыйфатлы азык-төлек бодае алу - чын игенчелек сәнгате. Бу күп хуҗалыкларда да килеп чыкмый, бигрәк тә көйсез һава шартларында. «Ибраһимов Т.К.» КФХсында күп еллар инде бодай югары сыйфат стандартларына туры килсен өчен тулы бер технологик агроалымнар комплексын кулланалар. Аерым алганда, чәчү мәйданнарының структурасы дөрес булуга зур игътибар бирелә, шуннан чыгып, узган ел көзге бодайның 80%ы чиста парда чәчелгән, ә 20%ы - күпьеллык үләннәр катламы әйләнеше буенча, ул хуҗалыкта 900 гектар мәйданны били, ягъни чәчүлек җирләренең чирегеннән артыгын. «Ибраһимов Т.К.» КФХсында туфракны тирәнтен каплатып сөрү ысулын кулланалар.

-Агымдагы ел уңышы өчен гектарга уртача 72 кг ашлама кертелде, - дип сөйли хуҗалык агрономы Альберт Хөснетдинов. - Аның шактый өлеше – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә бакыр һәм күкерт катнашмасы булган ферментлар белән яфрактан тукландырылды.

Сортларны сайлау да бик мөһим. «Ибраһимов Т.К.» КФХсында быел бодайның дүрт сорты чәчелгән. «Казанская 560» көзге бодае, «Экада 109» һәм «Хәят» сабан бодае сыйфатлы азык-төлек ашлыгын бирделәр. Орлыкларның берсе дә беренче репродукциядән ким булмаган, алар вакытында агуланган. Чәчүлекләр пестицидлар белән эшкәртелгән, моның өчен эретмә һәр кыр өчен дифференциацияле әзерләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International