Кышлату чоры дәвам итә

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

Кайбыч районы хуҗалыкларында малларны кышлату уңышлы бара. 14 февральдә “Чекмарев” крестьян фермерлык хуҗалыгы, “Гөбенә” агрофирмасының Кече Подберезье, “Алтын кырлар” җәмгыятенең Ульянкова филиалындагы фермаларда эш барышы белән танышканнан соң, шул фикергә килделәр.

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров җитәкчелегендә узган киңәшмә “Чекмарев” хуҗалыгыннан башланып китте. Кардаларда салам, улаклар азык белән тулы, сыерлар чиста. Савымчылар 1 февральгә 577 центнер сөт җитештергән. Бу узган елның шул чоры күрсәткеченнән 17 центнерга артыграк. Бер сыердан сөт саву күләме дә узган ел күрсәткеченнән 44 киолграммга арткан. Баш аграрий терлекчеләр хезмәтенә уңай бәя бирде.

Кече Подберезье филиалында  таналар асрауга җитди әһәмият бирәләр. Шуңа да савым сыерлары көтүлеге даими яңартыла.

Корноухово, Ульянково фермаларында да кышлату чоры уңышлы бара. Биредә 150 баш бозауга исәпләнгән салкын ысул бе­лән асрау бинасы төзеп бетерү алдында.

“Кайбыч таңнары”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International