Кукмара районыннан гаилә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән терлекчелек фермасын ачты

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Кукмара районын «Фермерлар үзәне» дип атыйлар. Нәкъ менә биредә гаилә терлекчелек фермаларын төзү буенча республика программасының мөһимлеген беренчеләрдән булып аңладылар, фермерларга банк кредитлары өчен залог итеп муниципаль милек бүлеп бирү эшен оештырдылар, шулай ук кече хуҗалыкларга оештыру, матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәттеләр. Район фермерлары район хакимияте һәм җирле үзидарә органнары ярдәме белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермалары төзү һәм «Яңа эш башлаучы фермер» программалары буенча грантлар алу конкурсларында актив катнашалар һәм җиңәләр.

Шундыйларның берсе - «Әһлиуллин Ф.Х.» КФХсы. Бу – гаилә бизнесында белем һәм тәҗрибә булуга гына түгел, барлык гаилә әгъзаларының бергәләп эшләвенә ачык мисал. Фермерлар сөт һәм ит терлекчелеге белән шөгыльләнәләр Фәниснең хатыны да фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң уллары да фермага эшкә кайтачак.

Фәнис - Кукмара аграр көллиятен, Гөлчәчәк кооператив техникумын тәмамлаган. Төрле урыннарда эшләгәннән соң, үз-үзеңә эшләүдән дә әйбәтрәк берни юк, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. “Без элек-электән мал-туар күп асрадык, биш сыерыбыз бар иде, ә 2012 елда, дәүләт программасы буенча ферма төзү мөмкинлеге турында белгәч, аннан файдаланырга булдык”, - диләр хуҗалар. Һәм алар 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзиләр, «40/60» программасы буенча саву залы булдыралар. Вахитов ис. АХҖКыннан һәркайсы 105 мең сумлык 20 нәселле тана сатып алганнар.

2014 елда «Эш башлаучы фермер» программасы буенча грант алалар. Бу акчага алар 40 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән тагын бер ферма төзегәннәр. Терлекләрнең гомуми саны 150гә якын, шулардан 55 - савым сыеры, алардан көнгә 1350 литрга кадәр сөт савып алалар.

"Яңа ферма төзедек, 20 тана сатып алдык. Хәзер яңа терлекләр сатып алмыйбыз. Хуҗалык белгечләре үзләре малларның баш санын арттыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр, ясалма орлыкландыруны башкаралар, яшь бозаулар туып тора. Сыер абзарлары даими рәвештә чистартыла, дезинфекция һәм агарту эшләре башкарыла. Җәен терлекләр көтүлектә йөриләр, кышкы җылырак көннәрдә саф һавада булалар", - ди Фәнис Әһлиуллин.

Предприятиенең үз азык базасы бар. Хуҗалык 200 га җирдә урнашкан. 100 га мәйданда - катнаш азык өчен үләннәр, 50 га - күпьеллык үләннәр һәм тагын 50 га арпа үстерелә.

Хуҗалыкта җир эшкәртү өчен генә түгел, ә хуҗалык өчен кирәкле башка техника да бар.

«Без ел саен авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартырга тырышабыз. Аны сатып алуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча төбәк дәүләт программаларында катнашу булыша. 2017 елда без 2,5 млн. сумга ике МТЗ-82 тракторы сатып алдык. 2018 елда тагын 3,6 млн. сумга техника яңарттык, узган ел 3,5 млн. сумлык ике комбайн алдык", - ди Гөлчәчәк Әһлиуллина.

Предприятие елдан-ел яхшырак уңыш җыя. Хуҗалыкта чәчү әйләнеше төгәл саклана, үсемлекләрне саклау чаралары кулланыла.

“Якын киләчәктә без киңәергә уйлыйбыз, 100 башка исәпләнгән заманча терлекчелек комплексы төзүне планлаштырабыз. Азык базасын киңәйтү турында да уйлыйбыз”, - дип, киләчәккә планнары белән уртаклаша Фәнис Әһлиуллин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International